Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яңа чор ишек кага...

    Умартачылык сезоны башлануына бер айга якын вакыт калып бара. Барысы да язгы матур көннәрне көтеп умарталарның уңышлы кышлауларына өмет итеп яши.

    Март ае умартачы өчен иң җаваплы чор. Чөнки бу вакытларда инде бал кортлары кышкы йокыдан уянып актив эшчәнлеккә керешә. Бал кортларын ашату башлана. Шуңа бал һәм аның икмәге күп сарыф ителә. Бу бал кортлары эшчәнлегенә өстәмә авырлык өсти. Һәм аларның эч китү авырулары башланырга мөмкин. Шуңа бу чорда умарта кортлары кышлаган бүлмәдә температура төшүенә юл куймаска, аны тиз генә җилләтеп алганда кояш нуры төшермәскә тырышырга кирәк. Кортларның азыкны чамадан артык кулланулары бал җитештерү эшчәнлегендә зыян китерергә дә мөмкин. Шуңа эш сөючән бал кортларына бүген үк ярдәм күрсәтергә, бу эшне нык активлаштырырга кирәк. Беренче чиратта узган елның җәй аенда умарталыклары рапс, көнбагыш культуралары үскән кыр янәшәсендә урнашучы һәм кышкы сезонга корт гаиләләренә туклану өчен аз күләмдә бал запасы калдыручыларга кагыла бу.


    Иң яхшысы шикәрле бал камырын белеп чама белән таратырга тырышыгыз. Аны ничек әзерләргә соң? Ул бик гади: шикәрләнгән балны 60 градус булган җылы мунчага алып кереп эретергә кирәк. Хасил булган бер өлеш балны 4 өлеш шикәр комы белән болгаталар. Бал кортларының эч китүен булдырмас өчен "Козенат" препараты кушып болгату уңай нәтиҗәләрен бирәчәк.


    Быел кыш кар катламы калын булмаганлыктан бал кортларының беренче очышы бәлки әле алданрак та булыр. Шуңа умартачылар әзерлек эшләрен үзвакытында башкарырга бурычлылар. Март ае уртасында ук инде карны чистартырга, яисә аның өстенә утын көле сибәргә кирәк. Әгәр инде бал корты оясы ачык һавада урнашкан булса, оя алдын чистартып аңа көл сибәргә яисә салам түшәргә мөмкин. Кояшлы матур көннәрдә алар очыш ясарга мөмкиннәр. Корт ояларын кышлату урыныннан чыгарырга ашыгырга ярамый. Бигрәк тә алар үзләрен яхшы хис итеп тыныч ятсалар. Шуңа һава температурасы 12 градуска кадәр җылынганны көтү хәерлерәк. Аларны урамга төнлә генә чыгарырга кирәк. Ә иртән инде алар саф һавага чыгып очыш ясаячаклар.


    Киңәшләремне тәмамлаган хәлдә, бу юнәлешкә кагылышлы кайбер факт-саннарга да күз салыйк:
    -умартачыга иртә яздан төтен кулланырга киңәш ителми. Бик борынгы урман бөҗәкләре буларак алар балга ябырылып күбрәк запас туплап калырга омтылалар;
    -бал кортларына бер килограмм бал алу өчен көненә 4500 гә кадәр очыш ясарга, 6-8 миллион чәчәктән нектар җыярга туры килә. Көчле гаилә көненә 5-10 килограмм бал җыярга сәләтле;
    -бер мең бал корты бөҗәген тәрбияләү өчен 100 грамм бал, 50 грамм серкә, 30 грамм су кирәк. Һәрбер корт гаиләсенә 30 грамм серкә таләп ителә;
    -бер кашык бал алу өчен 200 бал корты көне буена эшләп серкә җыялар. Чама белән шуның кадәр бал кортлары аны ояда кабул итеп әзерләү эшләре белән мәшгуль була;
    -бал корты үз өстендә үз авырлыгыннан 320 мәртәбә авыр йөк ташый;
    -бал корты оясыннан 8 километр ераклыкка кадәр оча ала һәм ялгышмыйча кире үз юлын таба белә. Ләкин андый ерак арага очу аларга файдага түгел, эшчәнлеге кими. Нибары 2 километр читкә очканда да ул тирә-юньдә 12 километр мәйданны тикшереп чыгарга сәләтле.


    Фото www.yandex.ru сайтыннан алынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: