Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ут җылылык, яктылык кына алып килсен!

    Янгын кешеләргә иң зур зыян салучы афәтләрнең берсе, иң рәхимсезе булып кала бирә. Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора. Агымдагы елда гына да район территориясендә 17 янгын теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике очракка...

    Янгын кешеләргә иң зур зыян салучы афәтләрнең берсе, иң рәхимсезе булып кала бирә.
    Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора.
    Агымдагы елда гына да район территориясендә 17 янгын теркәлде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике очракка күбрәк. Шомырбаш авылында бер-бер артлы ике янгын чыкты. 29 июль көнне төнге 11.00 сәгатьтә бер хуҗаның каралтысы яна башлый. Бәхеткә каршы клубтан кайтучы яшьләр, авыл халкы утны сүндерәләр. Гаҗәп инде, 8 июльдә каршы яктагы йортта янгын чыга. Бу юлы йорт та, каралты куралар да, мал-мөлкәт тә көлгә әверелә.
    Статистика буенча янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу-янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар.
    Кызу, коры көннәр тору сәбәпле, урманнарда янгыннар чыгу куркынычы саклана. Урман янгыннары гадәттә кешеләр гаебе белән эш һәм ял вакытында уттан саксыз файдалану аркасында килеп чыгалар. Сүндерелмәгән учак, тәмәке, шырпы, мылтык пыжы янгынга сәбәп булырга мөмкин. Хәтта урман аланнарында ташлап калдырылган шешәләр, пыяла кыпылчыклары да янгын куркынычы тудыралар. Алар кояш нурларын лупа кебек фокуслыйлар һәм коры үләнне, яфракларны кыздырып ут чыгаралар. Безнең районда урман эчендә урнашкан 4 (Лесхоз, Наратлы, Чыршылы елга, Камский ) авыл бар. Аларда яшәүчеләргә, ял итәргә, кунакка кайтучыларга аеруча сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк инде.
    Хәзер урып-җыю эшләре бара. Механизаторларга урман буйларында эшләгәндә аеруча сак булырга кирәк. Бензин, дизель ягулыгы, май сеңгән чүпрәкләрне ташлап калдыру, эшләп торган машина, трактор багына ягулык салу, ягулык системасы төзек булмаган техникадан файдалану катгый тыела. Уракта катнашучы һәр техника янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш.
    Янгын чыгу ихтималы зур булган жәйге чорда авыл җирлеге башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы юнәлешендә өстәмә чаралар күрү зарур. Халык арасында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Янгын чыга калса, авыл халкына тиз арада хәбәр салу, янгынны сүндерүгә оештыру системасы эшләнгән булырга тиеш. Авыл читләрендә, урамнарда коры үләнне ягуга юл куярга ярамый. Урманнарга керүне чикләү чараларын күрү зарур. Кисәтүле, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган аншлаглар урнаштыру да зыянга булмас. Янгын сүндерү өчен җайланган техника булдырырга, аны һәрвакыт төзек хәлдә тотарга кирәк. Кеше яшәми торган йортлар электрдан өзеп куелган булырга тиеш. Шулай ук файдаланылмый торган электр жиһазларын да көчәнеш астында тотарга ярамый.
    Җәйге каникуллар дәвам итә. Бәла-казага юл куймас өчен балаларны күзәтүсез калдырмагыз, шырпы, зажигалкаларны балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Алар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр үткәрегез.
    Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкның да шактый катгый булуын истән чыгармагыз. Гражданнарга 1000 нән 1500 сумга кадәр,урындагы кешеләргә 6000 нән 15000 сумга кадәр юридик затларга 150000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган.
    Урманнарны,йортларыгызны янгыннан саклагыз, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмагыз. Ут сезгә бары тик җылылык, яктылык, уңайлыклар гына алып килсен!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: