Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тычкан авыруы куркыныч яный, сак булыйк җәмәгать

    Көннәр язга таба авышуга тычкан бизгәге дә «чәчәк ата» башлый. Әлеге куркыныч авыру Татарстанда тарала башлаган дип, кисәтә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре.

    Тычканнарның фатир-йортларга үтеп кермәүләрен кайгыртырга. Зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк.
    Беренче чиратта кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торырга. Су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга. Әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан сакланырга. Кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә.
    Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне - туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.
    Инфекция нигездә һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.
    Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус профилактика чаралары, ягъни вакцина юк, дип кисәтә белгечләр.
    Фото: http://beremennost-po-nedelyam.com/myishinaya_lihoradka_simptomyi_i_lecheniye/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: