Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Телевизор янса нишләргә?

    Бүгенге тормышыбызда барлык көнкүреш приборлары электр белән эшли. Ә менә аның көчәнеше еш үзгәрүе сәбәпле, телевизор яисә иттарткыч янып сафтан чыкса нишләргә кирәклеген күрсәтеп төпле киңәш бирсәгез иде. Бу уңайдан район кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова аңлатмасын тәкъдим итәбез. Электр энергиясе уйнавында гаеплеләр төрле булырга мөмкин. Электр станциясеннән...

    Бүгенге тормышыбызда барлык көнкүреш приборлары электр белән эшли. Ә менә аның көчәнеше еш үзгәрүе сәбәпле, телевизор яисә иттарткыч янып сафтан чыкса нишләргә кирәклеген күрсәтеп төпле киңәш бирсәгез иде.
    Бу уңайдан район кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова аңлатмасын тәкъдим итәбез.
    Электр энергиясе уйнавында гаеплеләр төрле булырга мөмкин. Электр станциясеннән төп кулланучыга барып җиткәнче ул бик күп участоклар аша үтә. Аларның һәркайсының үз хуҗалары бар. Әгәр электр сикереше торак йортка кергәнче булса, аның өчен энергетиклар, ә инде йорт эчендә күзәтелсә, монда инде җаваплылык торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә төшә. Өйдә электр приборы сафтан чыккан очракта аның ни сәбәптән килеп чыгуын закон нигезендә зыян күрүче дәлилләргә тиеш. Телевизор яисә башка төр техника эшләми башласа, шунда ук электр энергиясе сикерүен теркәп акт төзергә тырышыгыз. Моның өчен сезгә торак-коммуналь хезмәте күрсәтүче идарәче кампаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде электр энергиясе уйнавы диспетчерлык службасы тарафыннан теркәлгән булса, "Энергосбыт" оешмасыннан белешмә алырга ашыгыгыз. Берүк вакытта электр челтәрендәге сикереш булуын күрсәткән белешмә сорап сервис службасына да мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Ә инде сезгә кирәкле белешмәләрне бирүдән баш тартсалар, үз хокукыгызны яклауларын сорап сезгә судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Бу очракта закон нигезендә дәүләт пошлинасы алынмый. Суд барышында үзегезнең хокукыгызны яклауларын үтенеп "Ростехнадзор" белгечләрен ярдәмгә чакыра аласыз. Электр көчәнешен үз белдегегез белән үлчәү юридик көчкә ия түгел. Шуңа күрә аңа үзегез алынмасагыз яхшырак булыр. Тулырак аңлатмалар кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

    Фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: