Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Теге атна йолдызнамәсенә бергәләп күз салыйк

    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада көч-куәтегез ташып торыр. Эшкә кагылышлы зур планнар кормасагыз да була. Барысы да ничек бар, шулай торсын. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегездә бертөрлелек туйдырса, үзгәрешләр кертегез, барысы да үзегездән тора, мәсәлән, бергә ял итәргә бару комачау итмәс. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күтәренке кәефтә булырсыз. Эшегездә төпле фикер йөртүегез нәтиҗәсендә уңышларга...

    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада көч-куәтегез ташып торыр. Эшкә кагылышлы зур планнар кормасагыз да була. Барысы да ничек бар, шулай торсын. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтегездә бертөрлелек туйдырса, үзгәрешләр кертегез, барысы да үзегездән тора, мәсәлән, бергә ял итәргә бару комачау итмәс.

    ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күтәренке кәефтә булырсыз. Эшегездә төпле фикер йөртүегез нәтиҗәсендә уңышларга ирешерсез. Шәхси тормышыгызга килгәндә, бер кешене генә яратып йөрегез, аларны "пирчәткә" кебек алыштырырга кирәкмәс. Югыйсә, ялгыз калуыгыз ихтимал.

    ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, хезмәткәрләрегез белән ачуланышырга кирәкмәс. Барысын да уртага салып сөйләшкән очракта гына килешү табып була. Башкарып чыга ала торган эшкә генә алыныгыз. Сөйгәнегез сездән нидер көтә. Уйлап карагыз әле, бәлки мөнәсәбәтләрегезне рәсмиләштерергә кирәктер.

    КЫСЛА (22.06-22.07)лар, планнарыгызны чынга ашырганда кыенлыкларга юлыгуыгыз ихтимал. Шуңа да, игътибарлы булыгыз, ашыкмыйча гына хәл итегез. Күп көчегез сарыф ителер. Мәхәббәт өлкәсендә уңыш елмаер. Ялгызлар, бәлки, гомерлек ярын очратыр.

    АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сезнең бу атнада көчегез ташып торыр. Кечкенә планнарыгыз чынга ашуы ихтимал. Янәшәгездә сезне яклап торучы хезмәттәшегез булганда бар да яхшы булыр. Шәхси тормышыгызга килгәндә, сезнең турында гайбәт сөйләүләре мөмкин.

    КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада теләкләрегез кабул булыр. Булдыра алмаган эш-гамәлгә алынмагыз. Эштә берәр нәрсәне үзгәртергә теләсәгез, иң элек яхшылап уйлагыз, сез дөрес эшлисезме икән? Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелми. Сөйгәнегез белән бер фикердә булу яхшы булыр.

    ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, тормышыгызда күңелле дә, күңелсез дә хәлләр булуы ихтимал. Чит кеше киңәшен тыңлагыз, ләкин үзегезчә эшләгез. Башкарган эшегез өчен башкалар түгел, ә сез җаваплы. Эчке күңелегез кемгә тартыла, шул кешене яр итеп сайлагыз.

    ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада үзегезнең әһәмиятлелегезне расларга тырышмагыз. Ашыкмыйча гына эшләп, яхшы нәтиҗәгә ирешүегезне күрсәтергә кирәк булачак. Шәхси тормышыгызда кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Аның сәбәбе - үз-үзегезгә ышанмау.

    УКЧЫ (23.11-21.12)лар, атна дәвамында уңайсыз хәлләргә юлыгуыгыз бар. Әгәр дә бөтен нәрсәне үзегезчә ясыйсыгыз килсә, әзерләнегез, күп нәрсәне югалтуыгыз ихтимал. Мәхәббәт маҗарасына "чумасы"гыз килсә, иң баштан уйлагыз, бу сезгә кирәкме?

    КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, тормышыгыздагы вакыйгаларны йөрәгегезгә якын алмагыз. Эшегездә җитәкчедән тәнкыйть сүзе ишетү авыр булса да, сабыр булыгыз, аны кабул итеп, хаталарыгыз булса, төзәтегез. Сөйгәнегез белән ял көнендә берәр кая ял итәргә барып кайту комачау итмәс.

    СУКОЯР (19.01-18.02)лар, чынга ашырасы планнарыгызны алдан ук уйлап куегыз. Бәлки, ярдәм кулы сузучы кешеләр дә табылыр. Эштә бернинди маҗарада катнашмагыз. Чит кешеләрнең шәхси проблемаларын хәл итеп йөргәнче, үз тормышыгызны хәл итү кулайрак.

    БАЛЫК (19.02-20.03)лар, тирә-якта килеп туган үзгәрешләрне күзәтеп барыгыз. Хезмәттәшләрегезгә уңыш елмаеп алга китеш булса, сез дә алардан калышмаска тырышыгыз. Ялгыз калгансыз икән, киткән кешене кабат кайтарырга тырышмагыз, ә янәшәгездә булырга теләгән кешене сайлагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: