Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Татлы өстәл”гә рәхим итегез

    Тумышы белән Марина Төрекмәнстан якларыннан. Фәрит белән шунда танышып кавышалар. Берничә ел Мари шәһәре Энергетиклар поселыгында яшиләр. Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә. Фәрит туган авылы Котлы Бөкәшкә кайтып төпләнергә уйлый. Марина да теләп ризалаша. Бирегә кайтып Советлар Союзы герое Зәки Шәймарданов йортын сатып алалар. "Егерме дүрт ел вакыт сизелми...

    Котлы Бөкәш урта мәктәбендә, амбулаториядә пешекче булып эшләгән ул. Эшләр бераз җайга салынгач кибет ачып җибәргәннәр. Авылдашлары Марина пешергән камыр ризыкларын яратып алган. Телеңне йотарлык тәмле ризыкларын авыз итеп караганнан соң, туган көннәр, туй мәҗлесләре өчен тирә-як авыл, районнардан да заказлар килә башлый. "Пәнҗешәмбе көннән якшәмбегә кадәр гел өйдә мин, заказлар буенча таба ашы пешерергә туры килә. Алай гына түгел, кайчагында танышларыма тиз арада тавык кыздырып, бәлешен, өчпочмагын пешереп бирәм",-ди оста хуҗабикә.

    Марина апа белән Фәрит абый өч бала үстергәннәр, хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар. Биш яшьлек кызчык кунакка килгәч әбисенә булышырга ярата икән. "Әз генә камыр бирәм, нәрсәләр генә ясамый ул. Мин җыр көйләп пешерәм. Оныгым ник җырлыйсың, дип сорый. Пешергәндә илһам килде, җырламый булдыра алмыйм мин, кызым",-ди ул елмаеп. Килене, кызы да аңа ярдәм итәләр. Килене пирог эчлекләре ясаса, кызы яңа рецеплар табыша, киңәшләр бирә. Бүген Марина әлеге кибет бинасын чәй йорты итеп ясарга хыяллана.

    Редакциядән: Киләсе җомга санында "Татлы өстәл" дигән рубрика ачып җибәрәбез. Бу остаханәне ничә еллар дәвамында аш-су остасы, пешекче булып эшләгән Марина Хәсәнова алып барачак. Күпләгән оста кулинарлар анда катнашырга вәгъдә кылды. Марина "Татлы өстәл"гә районның оста пешекчеләрен чакырып мастер-класслар үткәрәчәк.

    Гөлназ Зарипова.

    Фото redrs@mail.ruдан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: