Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстан сәламәтлек саклау министры: “Авыл медицинасын да үзгәрешләр көтә”

    Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Юныс улы Вафин белән "Туры элемтә" буласын газетабызда хәбәр иткәч, укучыларыбыз редакциягә алдан ук шалтырата башлады. Министр белән туры элемтәгә эләгүчеләр дә шактый булды. Сораулар, гозерләр, үтенечләр төрле иде. Кайберләренә дәвалау оешмаларыннан ачыклык кертергә туры килде. Гадел Вафин "ВТ" укучыларының бүтән басмаларныкы белән чагыштырганда күпкә...

    - Исәнмесез, Гадел Юнысович, сезгә Арчада яшәүче Рәйхана шалтырата. 23 яшьлек сеңлемә шушы көннәрдә операция булды. Аңа тиз арада беренче ярдәм күрсәткән "ашыгыч ярдәм" бригадасына, Казандагы 5нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләренә сезнең аша рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. 8 декабрь төнендә операция ясаган табиблар - Гүзәлия Шәрәповага, Гөлнара Әхмәтҗановага, гинекология бүлеге мөдире Сө­ембикә Гәрәевага, табибә Роза Абуталиповага һәм әлеге бүлектә эшләүче барча медицина хезмәткәрләренә, гистология бүлеге мөдире Абдулхак Ризвановка, анестезиологка чиксез рәхмәт. Табиблар сеңлемне үлем тырнагыннан алып калдылар. Әлеге хас­таханә бинасы бик иске, әмма анда эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыруларга кеше­чә мөнәсәбәт булуга сөендек. "Ашыгыч ярдәм" табибы Ленар Мостафинга, фельдшер Динара Вафинага да рәхмәт.
    - Сөйләшү көтелмәгән рухта башланып китте әле. Белмим, мондый мактау сүзләрен газетада урнаштырырлармы, юкмы? Үзегезгә рәхмәт Рәйхана ханым, табибларга, шәфкать туташларына карата җылы сүзләрегез өчен. Казандагы 5 нче шәһәр хаста­ханәсе безнең күз уңында. Әйе, анда талантлы белгечләр җыел­ган, аны бик көчле гинекология, хирургия, анестезиология мәк­тәбе дип атарга була. Сезне тагын да сөендерәсем килә: киләсе елда хастаханәгә әйбәт итеп ремонт ясаячакбыз, шартлар яхшырачак, өр-яңа җиһазлар алыначак. Президентыбыз Рөстәм Миң­нехановның шундый күр­сәтмәсе бар, аның өчен казнадан акча да бүленде.
    - Казаннан Айгөл шалтырата. Мин яман шеш чире белән авырыйм. Министрлыкта авыруларга квота бирү мәсьәләсе ничек хәл ителә? Аның күләме күпме һәм ничек алырга?
    - Безнең диспетчерлар үзәге бар, сезгә шулар белән элемтәгә керергә һәм алар кушкан бөтен документларны җыярга кирәк. Үзәкнең телефоны: 221-16-90. Ә суммага килгәндә - операциянең төренә, нинди стадиядә булуына карап билгеләнә. Кайбер пациентларны Мәскәүгә, Санкт-Пе­тербургка җибәрәбез, үзебездә дә операцияләр күп ясала. Чит илгә җибәрер алдыннан исә документларны министрлыкның махсус комиссиясе карый. Онкология - бик четерекле чир, беренче, икенче стадиядә аны дәвалау кайда да җиңелрәк. Соңгы ста­диядә, кызганыч, үзебез­некеләр дә, Германия, Израиль табиблары да гарантия бирә алмый. Озакка сузмагыз, табибларга күренегез.
    - Мин ике тапкыр инсульт кичердем. Йөрәктән дару бил­геләделәр, шуны өч ай инде ала алмыйм. Табибка барсаң, кереп булмый, Арча үзәк хастаханәсенә ятмакчы булам, бер ай инде, урын юк дип салмыйлар. Зинһар, ярдәм итегез!
    Министр Арча районы, Си­кер­тән авылында яшәүче Хәй­ретдин абый Галәветдиновның әлеге гозеренә җавап тиз арада булачагын әйтте. Соңыннан хә­бәр итүләренчә, Х.Галәвет­динов икенче группа инвалид буларак, табибка мөрәҗәгать иткән саен даруларны даими алып тора. Ел саен хастаханәдә ятып чыга. 23 декабрьдә аны Арча үзәк хас­таханәсенең кардиология бүле­генә салганнар. Дәваланып чыккач, аңа яңадан бушлай препаратлар бирелә башлаячак.
    - Гадел Юнысович, Сезгә Мөслим районыннан шалтыраталар. Минем әни яман шеш авыруы кичерде, бер күкрәк бизен алдылар. Эшләп йөри иде - күптән түгел җибәр­де­ләр. Инвалид кешене эштән үз те­ләгеннән башка азат итә алалармы? Аннары аның гел эчә торган даруын бүтәнгә алыштырасы килә, бу мөм­киндер бит?
    - Эштән чыгарулары буенча сезгә хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Икенче сорауга килгәндә, әйе, яман шеш авыруына каршы кулланылучы дарулар бик көчле. Тик даруны алыштырганчы, әниегез башта онкологлар белән киңәш­сен, яңадан тикшеренү үтсен иде. Мөслим районына Чаллы якынрак, ул шундагы белгеч­ләргә күренә ала.
    - Питрәчтән Фәридә булам. Авылларга белгечләр кайтару турында сүз күп булды. Авыл фельдшерларының хезмәт хакы арттымы икән соң? Килә­чәктә авыл медицинасында нинди яңалыклар булачак?
    - Бүтән белгечләрнеке кебек авыл фельдшерларының да хез­мәт хакы арта. Авылларда өч ел эчендә 237 модульле фельд­шер-акушерлык пунктлары ачтык, 9 мең­нән артык бинага ремонт яса­дык. Хәзер фельдшер булмаган авыллар бик аз. Пунктларга өр-яңа җиһазлар кайтарыла. ЭКГ аппараты, анализатор, тономе­тр, глюкометр һәм бүтән җайлан­малар фельдшерның эш­ләү мөмкинлеген арттырачак. Без авыл фельдшерларына зур өмет­ләр баглыйбыз, чөнки алар көне-төне хезмәт күрсәтүче киңкырлы белгечләр. Киләчәктә үз­ләрен курсларда укытырга уйлыйбыз.
    - Миңа 2010 елда III группа инвалидлык бирделәр. Санаторийга юллама юк, кайчан булыр икән? Минем кан басымым югары, престариум да­руының гына файдасын кү­рәм. Аны кайчакта сатып алыр­га да туры килә. Балтачтан икенче группа инвалид Хә­лиулла Газизов булам мин.
    Хәлиулла абыйның министрга юллаган соравына Балтач үзәк хастаханәсеннән болай дип җавап бирделәр: "2014 елда Х. Газизовка престариум препараты ташламалы рәвештә 12 төр­гәк бирелде. Ул рецепт кәгазе буенча даруларны берөзлексез алып килә. Декабрь аенда аңа сана­торий-курортка юллама би­рү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде".
    - Сезгә Әлмәттән 79 яшьлек Гөлйөзем Әхмәтова сорау бирә. Диабет белән авырган кешегә инсулин бушлай булса да, шприц түләүле. Ул "региональ льгот­ник"ларга гына буш­­­лай. Ә мин - "федераль льготник", безгә ташламалар аз. Шприц бик кыйм­мәткә чыга, шул бик борчый мине.
    Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министр­лы­гының 2007 елдагы махсус боерыгы буенча, бер тапкыр кулланылучы шприцлар бушлай би­релүче медицина товарлары исем­легендә юк. Шулай да, Әл­мәт районы сәламәтлек сак­лау идарәсеннән Гөлйөзем Әх­мә­то­ваның олы яшьтә булуын искә алып, аны шприц-ручкалы инсулинга күчерү мәсьәләсен караячакларын вәгъдә иттеләр.
    - Казаннан Роза Рәхмә­тул­лина булам. Хәзер кайбер бел­гечләргә эләгү бик авыр. Талонны 1 ай алдан алырга ки­рәк. Талон алырга сәгать ир­тәнге алтыдан чират то­расың. 7нче поликлиникада тәр­тип юк, башбаштаклык.
    - Узган елдан башлап, Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә табиб-белгечләр халыкны алдан язылу буенча кабул итә. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, әлбәттә, табиб язылусыз да кабул итә. Халыкка уңай­лырак һәм сыйфатлырак хезмәт күрсәтү өчен, республикада бер­дәм дәүләт мәгълүмати электрон системасы булдырылды. Табибка дәүләт хезмәт күрсәтү порталына кереп тә, поликлиника регистратурасы, инфоматлар аша да алдан язылырга мөмкин. Бел­гечләргә эләгү авыр дисез, бу диспансеризация тикшерүенең белгечләрнең шактый вакытларын алуы, табиблар җитмәү аркасында эш күплеге белән дә аңлатыла. Шуңа күрә чиратлардан котылу өчен алдан язылу оештырыла да. Ә башбаштак­лыкны ачыклау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы 7 нче шәһәр поликлиникасында тикшерү үт­кәрәчәк.
    - Чирмешән районыннан шал­­тыратам. Безнең район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп Рафаэль Габдрахмановны бил­геләдегез. Ул кыска гына вакыт эчендә дә үзен яхшы җитәкче итеп танытты, бөтен кешене тигез күрә, тигез түли, кеше аермый. Шуңа күрә барлык хез­мәткәрләр исеменнән зур рәхмәт аңа.
    - Рәхмәтегезгә рәхмәт. Без аны яхшы булсын, халык сә­ламәтлеген кайгыртсын дип куйдык та инде. Әйдәгез, алдан мактамыйк, әле аңа эшлисе дә эшлисе.
    - Зәй районыннан Лидия Шияпова шалтырата. Безнең районда нишләптер табиблар гел алышына, Казанга, Алабугага, Түбән Камага китәләр. Күптән түгел яшь гаилә килгән иде, әйбәт кенә эшли башладылар, тик озакламый алар да китеп барды. Нигә табиблар Зәйдә калмый? Авырган оч­ракта халык кая, кемгә барсын?
    Җавапны Зәй районы үзәк хастаханәсеннән бирделәр: "Быел районга ике табиб килде, алты табиб эштән китте. Икесе пен­сиягә чыкты, берсе яшәү урынын алыштырды, берәү үз теләге бе­лән китеп барды. Хәлиул­лин­нар гаиләсе сентябрьдән ок­тябрь азагына кадәр генә эш­лә­де. Юкса, социаль ярдәм чаралары да күрелә башлаган иде: яшәгән тораклары өчен акча түләнде, Татарстан Президенты грантын алу өчен уздырылган бәйгедә катнашу өчен документлары әзер­ләнде. Ә китүләренең сәбә­бе: травматолог-ортопед Рөс­­тәм Хә­лиуллинның бары трав­ма­то­логия үзәгендә, хатыны Олеся Хәлиуллинаның исә невролог буларак поликлиникада түгел, ә кан тамырлары авырулары үзә­гендә генә эшлиселәре килде".
    - Аксубай районыннан 69 яшьлек Галимҗан Ишмөхәм­мәтов булам. Быел диспансеризация үттем. Шуннан соң рес­публика яман шеш авырулары клиник диспансерына җи­бәрделәр. УЗИ үтәргә яздылар, биопсия тапшырырга куш­­тылар. Аңа озак көтәсе икән. Тиз тапшырасың килсә, 3 мең сум акча түлисе, ә минем ул кадәр акчам юк иде. Мине нишләптер бушлай биопсия тапшырырга чиратка да куймадылар. Онкология диспансерында халыктан акча җыеп утыралар икән дигән нәтиҗәгә килдем.
    Әлеге сорауга диспансер җи­тәкчелеге болай җавап бирде: "Диспансерга халык бөтен рес­публикадан килә. Шуны аңла­гыз: барысына да кыска вакыт эчендә хезмәт күрсәтү мөмкин түгел. Шу­ңа күрә пациентларга, алдан язылып, бушлай яки тү­ләүле хез­мәт күрсәтелүе ту­рын­да ки­сә­тәләр. Түләү киле­шү тө­зеп, кассада башкарыла, кулга чек би­релә. Мультифокаль биопсия тапшырыр алдыннан па­ци­ен­т­ның кулында В, С гепатитлары, сифилис һәм бүтән чир­ләр­дән анализ нәтиҗәләре булырга тиеш. Ул хакта җирле табиблар аң­лата. Процедураны үтү өчен регистратурага шалтыратып, үзе­гезнең телефон номерын калдырырга кирәк. Алар аннары үз­ләре сез­нең белән элем­тәгә ке­рә­чәк­ләр".
    Чыганаклар: Матбугат.ру
    " Ватаным Татарстан"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: