Сырага да төн бетте
2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен һәм җитештерүне, алкогольле продукцияне куллануны чикләү турында"гы федераль законның аерым положениеләре закон көченә керде. Алар сыра һәм сыра нигезендә әзерләнгән, составына биш һәм аннан да кимрәк процент спирт булган эчемлекләр белән сәүдә итү тәртипләренә кагыла. Хәзер мондый эчемлекләрне стационар...
2013 елның 1 гыйнварыннан "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен һәм җитештерүне, алкогольле продукцияне куллануны чикләү турында"гы федераль законның аерым положениеләре закон көченә керде. Алар сыра һәм сыра нигезендә әзерләнгән, составына биш һәм аннан да кимрәк процент спирт булган эчемлекләр белән сәүдә итү тәртипләренә кагыла.
Хәзер мондый эчемлекләрне стационар булмаган сәүдә объектларында сату тыела. Аларга җир участогы белән ныгытылмаган, инженер-техник тәэминат челтәренә тоташтырылуына яки тоташтырылмавына карамастан вакытлы корылмалар, шул исәптән күчмә конструкцияләр керә. Ваклап сыра, сыра эчемлекләре белән сату итүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр бу максатларда үз милекләрендә, хуҗалык алып баруда, оператив идарәдә яки арендада стационар сәүдә объектлары, склад биналары, шулай ук контроль-касса техникасы булдырырга бурычлылар.
Татарстан республикасы территориясендә сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләрне 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр ваклап сату тыела. Бу ресторан, кафе, барларга кагылмый.
Әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция саткан өчен, әгәр бу җинаять җаваплылыгына тартырлык гамәл булмаса, гражданнарга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салына.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның башка кагыйдәләрен бозган өчен урындагы кешеләргә 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Ике очракта да алкогольле һәм спиртлы продукция конфискацияләнергә мөмкин.
Ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз саткан өчен гражданнарга 1500 дән 2000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф салына. Бу очракларда да административ хокук бозуга сәбәп булган предметлар конфискацияләнә.
Безнең район территориясендә дә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактларын ачыклау буенча җитди эшчәнлек алып барыла. Полиция хезмәткәрләре сыра сату тәртипләрен бозуның дистәгә якын очрагын ачыкладылар да инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16000
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7200
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9900
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12300
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.45400
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.96000
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды15000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!254000
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.16300
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.51200
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.12700
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19200
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.13500
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16000
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7200
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9900
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика