Сугарулы мәйданнар арта

Соңгы вакытта районда җирләрне сугаруга игътибар артты. Вакыт барысын да үз урынына куя шул. ХХI гасырда игенче тулысынча табигать капризларына бәйле булырга тиеш түгел. Ә мелиорация тотрыклы уңыш алуның ышанычлы юлы.
Әле күптән түгел генә безнең районда шактый зур мәйданнар сугарыла иде. Әмма икътисадый үзгәртеп корулар чорында авыл хуҗалыгының әлеге куәтле тармагы тәмам таркалды. Районда мелиорация эшләре бөтенләй алып барылмады дип әйтү дөрес булмас. Әмма ул җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Соңгы вакытта бу мәсьәләгә республикада һәм районда зур әһәмият бирелә. Татарстан президенты Р.Миннехановның махсус программасы мелиорациянең үсешенә яңа этәргеч бирде. Ул республикада уңышлы гына тормышка ашырыла.
"Строймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төрле гидромелиоратив корылмалар һәм объектлар төзүдә, реконструкцияләүдә тәҗрибәсе зур. Чөнки бу оешма үзвакытында мелиорация белән шөгыльләнгән ПМК-7нең дәвамчысы.
-Иске Арыштагы плотина төзелешенә 3 майда керешкән идек. Объектның бәясе 5 миллион сум,-диде ООО "Строймонтаж" директоры Габделхан Имамиев. -Бу урында плотина бар иде барын. Әмма ул тулысынча диярлек җимерелгән иде. Эшне яңадан башларга туры килде. Бу плотина күләме 510 мең кубометр. Аның төп максаты якын-тирәдәге җир мәйданнарын сугару. План буенча без объектны 31 ноябрьга тапшырырга тиеш. Әмма эшне күпкә алданрак төгәлләрбез дип уйлыйм. Чөнки төп эшләр башкарылды инде. Төзүчеләребез яхшы эшләделәр. Бигрәк тә бульдозерчы Рафаэль Нәбиуллин, эретеп ябыштыручы Зөлфәт Муллаәхмәтов үзләренә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкардылар. Сүз уңаеннан "Азык-төлек корпорациясе" игенчеләре бу җәйдә күчмә сугару җайланмалары белән бәрәңге җиренә су сиптерделәр. Киләсе елда Бәткедәге плотинаны капиталь ремонтлау планга кертелгән. Бер бригадабыз Биектау районынында плотина төзи.
Районда РУЭООС оешмасы да мелиорация эшләре белән шөгыльләнә. Хәзер алар Трой Урай, Каз.Чаллы җирләрендәге гидротехник корылмаларга реконструкция ясыйлар. Якын киләчәктә районыбызда сугарулы җирләр артыр дип ышанабыз.
Рәсемнәрдә: Иске Арыш плотинасында төзелеш бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.1100
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.1400
-
23 июнь 2022 - 16:35Безгә үзгәрергә кирәк Тормышыбызның көе китте, яме бетте, дигән сүзләрне бүген райондашларымнан күп ишетергә туры килә.11000
-
23 июнь 2022 - 16:30Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен, Челтерәүләреңнең аһәңе... Туган төбәгебез, районыбыз, авыллардагы елга-күлләргә, чишмәләргә игътибарны бервакытта да онытмаска иде.11600
-
23 июнь 2022 - 16:26Тормышымның яме идең, әни... Сүнде кояш... Бермәл дөнья, яшәеш тукталып калгандай булды.11900
-
23 июнь 2022 - 16:20"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды. Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.13600
-
23 июнь 2022 - 16:16Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра 5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.10600
-
23 июнь 2022 - 16:13"ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсында балыкбистәлеләр дә актив катнашты Күптән түгел "ЭКОяз-2022" республика санитар-экологик конкурсына йомгак ясалды.10300
-
23 июнь 2022 - 16:10Олы Әшнәк авылында Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.20100
-
23 июнь 2022 - 16:00“Кулон- Агро”хуҗалыгы уңганы Ирек Камалиев: "Үз эшем җанга шифа" Мәктәп елларыннан ук яхшы хезмәт чыныгуы алып үскән балалар гомерләре буена мактала. Аларның мөстәкыйль яшәү рәвешенә әзер булып үсүләре өлкәннәр һәм үзләре өчен дә бик мөһим.11100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!36800
-
21 июнь 2022 - 15:47Балык Бистәсе районында "Яшел урак" башланды Һава торышының көйсезлегенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшенә керештеләр.17300
-
21 июнь 2022 - 15:42«Изгеләр чишмәсе» аланында Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары районнарда гына түгел, һәр авылда да үзенчәлекле. "Изгеләр ашы» үткәрү йоласы да безнең районның кайбер авылларында гына яшәп килә.31200
-
24 май 2022 - 14:46Балык Бистәсе район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!19700
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.19700
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.1400
-
28 июнь 2022 - 13:20Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л. П. Борисова гражданнарны шәхсән күчмә кабул итә Гражданнарны шәхси кабул итүгә 884361 22128 телефоны аша (элемтә өчен җаваплы зат – Шелкова Светлана Александровна) язылырга мөмкин.1100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика