Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сез хат ташучы булыр идегезме?-җавап катлаулы

    Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч һәр укучыны һөнәр сайлау мәсьәләсе борчый башлый. Берсе эшмәкәр яки хуҗабикә булу турында хыялланса, икенчеләренең хат ташучы буласы килә. Кайбер укучылар җәйге каникуллар вакытында хат ташучы булып эшлиләр.

    Элек хатларны ямчылар ат белән ташыган. Аннан соң аны поезд, самолет алыштырган. Соңгы елларда кешеләр телефон, интернет аша аралашалар. Нинди генә аралашу чаралары табылса да, бу һөнәр бүген дә алыштыргысыз, бигрәк тә авыл өчен. Монда хат ташучыларны төрлечә каршы алалар: ышаныч белән, шатланып яки кайгырып. Газета-журналларга язылмаучылар почтага килеп сатып алалар. Шулай итеп почта бүлекләре аралашу, информация белән бүлешү урыны да булып тора. Мин күптән түгел генә Балык бистәсе почта бүлегендә булдым. "Бу һөнәр катлаулы түгел, ләкин куркыныч. Газета-журналлар, пенсия тараткан вакытта хулиганнардан гына түгел, этләрдән дә куркырга туры килә"-ди алар.

    Хат ташучынын эш сәгате адреслар буенча газета-журналларны, хатларны, квитанцияләрне барлап куюдан башлана. Аннан соң йортларга таратырга чыгып китә.

    Мәкаләбезнең дәвамын газетабыздан укый аласыз. Искиткеч авыр вә җаваплы хезмәттә алар. Һәрдаим ни ки генә көтми аларны?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: