Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне узды

    27-28 март көннәрендә Россия Федераль Салым службасы инспекциясенең Балык бистәсе территориаль бүлегендә "Салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне" исеме астында акция үткәрелде.

    Акция нигездә, 2014 елда табыш алган гражданнарга 3-НДФЛ салым декларацияләрен тутыру һәм тапшыруда булышуга юнәлдерелде. Бу көннәрдә салым инспекциясенә шактый күп гражданнар мөрәҗәгать итте. Алар үзләрен кызыксындырган мәгълүматларны алдылар, салым декларацияләрен тапшырдылар. Бик күпләр "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисында теркәлделәр.

    Мондый акция 24,25 апрель көннәрендә яңадан үткәреләчәк.

    Фото: http://admmegion.ru/news/239796/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: