Республика коткаручыларыннан бүләкләр

Яңа ел алдыннан безнең районда ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, республиканың эзләү-коткару службасы начальнигы Е.Фазлыев җитәкчелегендә делегация булып китте. Алар районның берничә социаль объектында булып хәйрия ярдәме күрсәттеләр.
Ветераннар утсыз калмас
Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты дәүләт структураларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә тотыла. Балыкбистәлеләр дә, районыбызның кунаклары да бирегә еш киләләр. Өлкәннәрнең нинди шартларда яшәүләре белән танышалар. Һәм, әлбәттә, мөмкинлекләреннән чыгып булышалар, бүләкләр белән киләләр. Билгеле булганча, җәмгыятьнең сәламәтлеге менә шундый мохтаҗларга кайгыртучанлык дәрәҗәсе белән билгеләнә. Хәер, өлкәннәргә ярдәм кулы сузу безнең халыкның канына сеңгән инде. Республиканың баш коткаручысы Э.Фазлыев та буш кул белән килмәгән, әлбәттә. Ул өлкәннәр йортына электр энергиясе җитештерү өчен резерв генератор бүләк итте. Коткаручы буларак тормышта төрле хәлләр килеп чыгуын яхшы аңлый ул.
-Без мондый өстәмә генератор алу турында күптән хыяллана идек,-ди учреждение директоры Р.Сатдинова. -Аны тормышка ашырганнары өчен МЧС хезмәткәрләренә рәхмәт. Хәзер безнең ветераннар теләсә нинди шартларда да утсыз, җылысыз утырмаячаклар.
Делегация вәкилләре интернатта яшәүчеләрнең тормышы белән якыннан таныштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр, Яңа ел белән котладылар, саулык теләделәр.
Балаларны шатландырып
Корноухово интернатында Э.Фазлыев беренче мәртәбә генә булса, "Акчарлак" приютында кунак булган икән инде. Ул биредәге балаларның тормыш-көнкүреш шартларындагы уңай үзгәрешләргә канәгатьлеген белдерде. Бүгенге көндә биредә 23 бала тәрбияләнә. Ул балаларга заманча ноутбук бүләк итте.
Балалар һәм приют хезмәткәрләре кунакларны Яңа ел чыршысы янәшәсендә каршыладылар. Сабыйлар коткаручыларны бик тиз чолгап алдылар. Бүләкләр тапшырылгач приют директоры Р.Сафиуллин кунакларга экскурсия уздырды. Приютта тәрбияләнүчеләрнең нинди шартларда яшәүләре белән таныштырды.
Республика коткаручылары белән саубуллашканда районның социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина МЧС хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, тагын кунакка чакырды.
Рәсемнәрдә: балаларда кунакта; ветераннар өчен генератор.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17100
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8500
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11000
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.13600
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.48000
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97800
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды18300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!259600
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17000
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.53400
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13500
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19900
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1400
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14800
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17100
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8500
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика