Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Районның социаль яклау бүлегендә аналарга багышланган кичә үткәрелде

    Аналар көнендә иң лаеклылар

    Биредә үрнәк балалар үстергән, хәзерге вакытта оныкларын тәрбияләргә булышучы, "Ана даны" медале ияләре җыелганнар.
    Болар Балык бистәсеннән Ленуза Баширова, Күкидән Гөлсинә Гимаева, Яңа Арыштан Исламия Имамиева, Югары Тегермәнлектән Әлфия Шакирова, Зәңгәр Күлдән Зөлфия Шакировалар. Аларны бәйрәм белән котларга оныклары да килгәннәр иде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина аналарны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: