Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Һәр туган балага 100 әр мең сум акча бирә алар

    Авылларында яңа туган һәр балага бертуган Әгъләмовлар 100 мең сум акча бирә

    Авылдашлары, Сургутта яшәп ятучы бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлардан килеп ирешкән сөенечле хәбәрне ишеткәч, узган ел бәби тапкан хатыннар, эчтән генә булса да, «эх,» дип куймый калмагандыр. Ни өчен дигәндә, Чирмешән районында узган ел дөньяга килгән 173 сабыйның бишесе - Әмирнеке. Быел авылда ничә бала туар, әлегә әйтүе кыен. Әмма шунысы ачык: туган авылларының яшәрүен теләгән бертуган абый-эне быел Әмирдә туасы һәр балага 100 әр мең сум акча вәгъдә итә.

    Юмартлык

    Читтә яшәсәләр дә, авылның эргәсе - таянычы булган бу ир-солтаннары әнә шулай әледән-әле ни дә булса уйлап таба торалар. 132 йорты, 320 кешесе булган кечкенә авылда моннан ике ел элек Авыл бәйрәме уздыра башлаулары да әмирлеләр өчен олы вакыйга була. Артистлар чакыру, бүләкләр ягын кайгырту - кыскасы, авыл бәйрәме узачак мәйданны әзерләүдән башлап бөтен чыгымнарны үз өсләренә ала бу ике туган.
    - Алар җәй буе авылда. Бик матур итеп йорт җиткерделәр. Өйләре җәй буе чәчәккә күмелеп утыра. Башта берсе кайта, аннан икенчесе. Шул кайткан арада да берәр изгелек эшләп китәләр авыл өчен. 2011 елны халык үзе акча җыеп су кертергә проект ясатты. Бу проектны тормышка ашырганда ике бертуган зур сумма белән ярдәм итте. Шуның белән сулы булып калды авыл. Сабан туйларында да зур-зур бүләкләр куялар. Сөлчә елгасы аша тимердән яхшы иттереп җиңел машиналар йөрерлек купер салып куйдылар. Шуның белән «Ашыгыч ярдәм» машинасы каян керер, дигән йөк тә җилкәдән төште. Бер елны 150 метр озынлыктагы юлны шалт иттереп ремонтлап куйдылар. Һәрвакыт техника белән ярдәм итеп торалар. Алар башкарган эшләрне санап кына бетерә торган да түгел инде. Авылда йорт салучы егетләргә дә ярдәм итәләр...
    Иманым камил, Лашман җирле үзидәрә советы рәисе Рәфхать Фәттахов бертуган Фазыл һәм Миндар кылган игелекле эшләрне санауны тагын да дәвам итә алган булыр иде әле. Чөнки бу эш-гамәлләр күптән инде авыл кысалары белән генә дә чикләнми. Районда «Мин татарча сөйләшәм»бәйгесе дә Әгъләмовларның матди ярдәме белән уза. Бу уңайдан район газетасы мөхәррире, шулай ук Әмир егете Кадыйр Гомәров белән дә сөйләшеп алдык. «Мин татарча сөйләшәм» - беренче карашка яңалык та түгел сыман. Колак ияләнгән чара. Әмма алар белән дә килешми булмый: Казанда Гали белән Вәлинең татарча сөйләшкәненә мөкиббән калып торалар. Ә биредә исә Тукай әйтмешли үзара «тел-лөгат алмашып» яшәү алга сөрелә. Чирмешәндә узучы чарада 100 ләп рус, мордва, чуаш, әрмән балалары катнаша икән. Шулай итеп, башка миллләт вәкилләре дә татарча шигырьләр сөйли, театрдан өзекләр уйный.
    - Бу бик матур чара. Хәзер инде без дә татар балалары арасында да номинация булдырырга ниятлибез,- диләр Әгъләмовлар.
    Районда уза торган «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәме дә алар куәт биргән изге гамәлләр исемлегендә. Гармунчы якташларын барлау өчен дә бер форсат булган ул. Ә андыйлар Чаллыда да, Әлмәттә дә, Түбән Камада да җитәрлек. Бу бәйрәм хәтта данлыклы Гали авылы гармунчыларын да битараф калдырмаган. Иң мөһиме, бәйрәмгә килгән бер генә гармунчы да бүләксез китми, диләр.
    Мөшбиканыкылар
    - Гади генә авыл егетләре алар. Авылга кайткач, яннарына барып сөйләшеп утырсаң да, күңелгә ял була, - дигән иде авыл җирлеге башлыгы.
    Чыннан да, шулай бу. Аралашкан саен, аларның читтә яшәп тә авылда кала алуларына, аны зурлауларына шаккатасың.
    - Авылны ничек яратмыйсың инде. Аның алабутасы да якын, калганын әйтмим дә инде. Юкса авылга кайтып җәй буе бәрәңге, кыяр-помидор утыртып йөрер идекме? Күңел өчен кирәк болар. Авыл халкы да бик яхшы. Безнең йорт тора шунда. Юкса, үзе юкның - күзе юк, әмма ник бер шылт иткән нәрсә булсын! Ни өчен авылдан өзелмибез? Беренчедән, балалар үзләренең тамырларын күрергә, белергә тиешләр. Икенчедән, туганлык җепләрен сакларга кирәк. Әллә нинди якын туганнар булсаң да, күрешеп, сөйләшеп, аралашып яшәмәсәң, якынлык бетә, - ди Фазыл әфәнде.
    Аннан әниләре Мөшбика апаның васыяте дә шул: туганнар белән бер-береңне ташламыйча, ярдәмләшеп яшәү. «Машина алсагыз да, башта берегезгә, аннан икенчегезгә алырсыз, фатир алсагыз да ...» Әниләре - Бәркәтәдән Нурислам бай кызы, сабыр булу өстенә бик йөрәкле хатын да булган дип сөйлиләр.
    - Ул бер әйбердән дә курыкмый иде: прокуратурадан да, милициядән дә, җеннән дә, шайтаннан да... - дип искә ала егетләр. - Сталин чорында салым түләмисез, дип, уполномоченныйлар сыерын алырга килгәч, тегеләрне пыр туздырып кыйнап җибәрә. Яңадан бу өйгә юлны оныталар. Сыер салым түләүгә киткән булса, ул балалар белән ни буласын бер Алла белә...
    Әрем исе
    Әлбәттә инде, җирсү дә юк түгелдер. Юкса, Миндар әфәнде абыйсы Фазылга: «Килгәндә миңа төбе-тамыры белән әрем алып кил әле. Монда утыртам" , - дип шалтыратыр идеме икән? Утырткан да, йорт янында үсә ди. Әле бит, кем әйтмешли, уңга караса да, сулга караса да үз татары. Авыз тутырып үз дигәнчә сөйләшеп, һаман да шул үз милләтенең гамен гамәп яшәве. Чөнки аларның сәүдә предприятиеләрендә эшләгән 200 артык хезмәткәрнең 80-85 проценты татар милләтеннән икән (Әгъләмовларның Сургутта, Ханты Мансийскида, Когалымда, Нефтеюганскида кибетләре бар).
    - Без моны махсус эшләмибез. Ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга, - диләр алар. Бу нисбәттән, аларны, чыннан да, үз мохитләрен үзләре булдырган кешеләр дияргә ярыйдыр. Яшерен-батырын түгел, районнан, авылдан өметле егетләрне үзләренә эшкә алып килә тора алар. Сүз дә юк, ике як та ота.
    - Беренчедән, без аларга эш бирәбез, икенчедән, әкертен-әкертен генә акча тотарга өйрәтәбез, өченчедән, һөнәрле итәбез. Алар кайсы техникум, кайсы институт тәмамлаган. Диплом ул, дөресен генә әйткәндә, кулдагы катыргы гына әле. Эшкә алганда иң беренче сорау: «Яшисең киләме?"- дибез. Ушлыраклары: «Яшисе генә түгел, яхшы итеп яшисе килә!" - дип тә җибәрә. Менә шундый яхшы яшисе килгән егетләрдән яхшы кешеләр чыга. Көн үтсенгә йөрүчедән рәт юк, - ди Миндар әфәнде. - Аннан азрак эшләгәч, акча алдың, инде нишлисең? дип сорыйбыз. «Әнигә сыер алып бирәм" - андый җавап та була. Әзрәк торгач "Әнигә кер юуу машинасы алып бирәм, алайса кул белән юа", - ди. Аннан карыйбыз - үзенә машина ала. Нәселендә машинага утырмаганнар да бар. Ала бит. Шуңа сөенәбез. Аннан берәр татар кызы белән танышып китеп, өйләнә, фатир ала. Балаларына матур итеп татарча исем кушсалар да, матди ярдәм бирәбез. Безнең егетләр арасында эчү дигән әйбер юк, тәмәке тарту да юк диярлек. Татар халкының яшәү рәвеше элек-электән менә шундый булган.
    Сүзне Фазыл әфәнде күтәреп ала:
    - Милли горурлык булырга тиеш кешедә. Столыпин да әйткән бит: милли аңы булмаган халык - ул черемә-тирес. Ул тирестә башка милләтләр үсеп чыга, дигән. Юкса без дә тирес урынына башка милләтләрне үстерәбез...
    Тагын шунысы кызык: аларның шәхси сәүдә предприятиеләрендә эшләүчеләр барысы да көндезге ашны предприятие хисабына ашый икән. Монда да авыл белән бәйләнеш өзелми. Чаласы малларын Чирмешәннән үк төяп алып киләләр. Бер яктан, авылга акча кайтса, икенче яктан, тәмле хәләл ит ашыйлар.
    Биреп әйбер бетми
    Бер-береңә булдыра алганча ярдәмләшеп, башкаларның уңышына сөенеп, тормыштан ямь-тәм табып яшәү - Чирмешән егетләренең тормыш принцибы бу. Быел 215 еллыгын билгеләп узучы Әмир авылы, әлбәттә, үзенең игелекле улларына хәерхаклы. Юбилей уңаеннан чыгучы авыл тарихына кагылышлы китап чыгымнарын да алар күтәрә. Әлбәттә, бер генә эшне дә үзләрен күрсәтер өчен дип түгел, ә булдыра алганга тотынулары. Югарыда телгә алынган 100 мең дә яшь гаиләләргә генә түгел, үз нигезен таркатмый саклаучы авыл өчен зур нәрсә. Бу фикер тик торганда каян килгән дисездер? Иртән эш башлаганчы интернеттан ил-көн яңалыклары, район хәбәрләре белән танышып алуны гадәткә алган алар. Менә шул район газетасы сайтын караштырып, чәй эчеп утырганда килә дә инде ул уй. Авылда бүгенге көндә күпфунцияле мәдәни үзәк төзеп яталар. Бу арада инде түбәсе ябыла бу бинаның. Димәк, бик тиздән, мәктәп, бакча бер бинада булачак. «Яңа бина төзелеп, анда укырга, йөрергә бала булмаса моннан кемгә файда? Узган ел авылда биш бала туган. Әйдә, быел да стимул ясыйбыз!" - диешәләр алар. Өстәл яныннан кузгалып киткәндә әлеге "стимул"ның күләме дә ачыклана: 100 мең!
    - Бу үзенә күрә пилот-проект. Нәтиҗәсе булса, без моны алга таба да дәвам итәчәкбез. Безнең бу гамәлебезне, башлангыч буларак, башка районнарда да күтәреп алсыннар иде. Эшмәкәрләр күп, әгәр дә алар чын-чынлап авылларының киләчәген кайгырталар, аның өчен борчылып яшиләр икән, бу кулдан килмәстәй эш түгел, - диләр Әгъләмовлар.
    Җиде балалы ишле гаиләдә әтиләреннән 7-11 яшьлек малайлар булып калып (Әгъзам абый сугышта аягын өздереп кайтып, озак яшәми, үлеп китә), үз тырышлыклары белән дөнья көтәргә өйрәнгән, сөргән җирдән бәрәңге җыеп тапшырып, кием-салып юнәлткән чакларын да, Яңа ел бәйрәменә барып та, әтиләре профсоюз әгъзасы булмаганга күрә генә бүләксез кайткан чакларын да онытмый алар. Шуңа күрә дә бәйрәмнәрдә бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмаска тырышалар. Байлык, мал-мөлкәт дигән нәрсәгә дә күптән инде үз карашлары. Әгәр дә исәнлегең-саулыгың, эш урының, гаиләң булса, синнән дә бай кеше юк. Миллиардларың булып та, үз-үзең белән килешеп яшәмәсәң, моның кемгә хаҗәте бар? Акча булу белән түгел, күңел киңлегең, булдыра алган кадәр башкалар белән бүлешә белүең хәерлерәк. Кайберәүләр нәкъ менә шуннан мәхрүм.
    - Гомер кыска. Ходай тәгалә биргәнгә бирә. Без бирәбез, булышабыз, бүлешәбез. Ходай унлата да, йөзләтә дә кире кайтара аны. Эшмәкәрләр белсен иде: биреп әйбер бетми. Киресенчә, ул әҗере бәлән кайта гына. Булган мал-мөлкәтне әле берәүнең дә үзе белән алып китә алганы юк.Үзебез белән алып китә торган нәрсә ул бары тик безнең кылган гамәлләребез: без моны беләбез, - бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар әнә шундый фикердә.
    Мондый иркенлеккә, югарыдан карап фикер йөртергә алар үзләренең күңел юанычы булган күгәрченнәреннән дә өйрәнмиләр микән әле? Күгәрченнәр күккә күтәрелгәндә бүген дә аларны каерылып-каерылып, кызыгып күзәтүче малайлар да юк түгелдер... Алар кебек...
    http://matbugat.ru/
    Расиха ФӘИЗОВА

    \

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: