Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Профессиональлек– эшебезнең нигезе

    Узган сишәмбе көнне Россия Пенсия фондының Балык бистәсе идарәсе коллективы җыелышы булды. Анда узган елга йомгаклар ясалды, 2013 елга бурычлар билгеләнде.

    Узган ел бу оешма хезмәткәрләре өчен уңышлы булды. Район халкын пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар тулысынча тормышка ашырылдылар. Рейтинг күрсәткечләре буенча безнең идарә Татарстанның 44 ПФР идарәсе арасында 11 нче урынны алды (2011 елда 28 урында иде). Үсеш күз алдында, әмма ПФР идарәсе начальнигы М.Валеева билгеләп үткәнчә, ирешелгәннәр белән туктап калмыйча алга баруны дәвам итәргә кирәк.
    -Эшчәнлегебезнең һәр юнәлешен анализлап, без үз алдыбызга беренче унлыкка керү бурычын куярга тиешбез,-диде ул. -Элеккечә ПФР һәм ФОМС бюджетларының керем өлешен тәэмин итү, иминиятчеләрнең түләү дисциплинасын күтәрү, гражданнарның пенсия хокукын яклау, эш бирүчеләрнең социаль җаваплылыгын күтәрү, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү эшебезнең төп юнәлешләре булып калалар. Боларга хакимиятнең барлык тармаклары белән тыгыз элемтәдә торып кына ирешергә мөмкин. Һәр хезмәткәрнең югары һөнәри осталыгы нәтиҗәле эшчәнлегебезнең нигезе булып тора.
    Докладчы билгеләп үткәнчә, кайбер предприятиеләр социаль фондларга мәҗбүри түләүләрне тулы күләмдә һәм үзвакытында башкармыйлар. Бүгенге көнгә иминият взносларын түләү буенча бурыч 5 миллион сумнан артык. ООО "Агрофирма Кама", ООО "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе", сөт-май комбинаты, икмәк кабул итү предприятиесе, "Фаворит" агрофирмасы иң зур бурычлы оешмалардан.
    Район прокуроры урынбасары Р.Мөксинов иминият взносларын түләү сферасында законнарны саклау, район прокуратурасының Пенсия фонды идарәсе белән үзара хезмәттәшлек механизмына кагылышлы темага тукталды. "Түләмәүчеләрнең берсе дә җаваплылыктан котылмас. Законны һәркем үтәргә тиеш",-диде ул.
    Пенсияләрнең 85 процентка якынын хат ташучылар өләшәләр. Үзара отышлы хезмәттәшлек турында район почта элемтәсе начальнигы И.Кәтиев сөйләде. Ул пенсия китерү буенча проблемаларның юклыгын билгеләп үтте. Авыл халкы пенсияне дә, субсидияләрне дә вакытында ала.
    Аннары ТР буенча ОПФР бюджет бүлеге урынбасары С.Ершова җыелышта катнашучыларга 2013 елда пенсия фонды хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында сөйләде. Ул кыскача илебездә һәм республикада пенсия системасының үсеш стратегиясен сүрәтләде. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек, "Доступная среда" программасын тормышка ашыру һәм башкалар турында сөйләде.
    Җыелышка йомгакны район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров ясады. "Эшегезнең уңай нәтиҗәләре күз алдында. Иң мөһиме халыктан сезгә бернинди дәгъвалар юк",-диде ул. Пенсия фонды хезмәткәрләренә фидакарьлекләре өчен рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.
    Ахырда М.Валеева район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Садыйковка мәгариф хезмәткәрләренең пенсияләрне дәүләт финанслау программасында актив катнашканнары өчен Мактау грамотасы тапшырды. 2012 елда Пенсия фонды идарәсенә кергән сумманың 38 проценты алар өлеше. Укытучылар үзләренең киләчәкләре турында ешрак уйланалар булса кирәк.

    Кыскача белешмә: районда барлыгы 9521 пенсионер бар. Бу барлык халыкның 34,7 процентын тәшкил итә. Шулардан 1760 пенсионер әле дә булса эшлиләр. Хезмәт пенсиясенең уртача күләме 2012 елда 7569,35 сумны тәшкил итте. Хезмәт пенсиясенең иминият өлешен түләү өчен үз средстволар белән тәэмин ителеш 12,1 процент. 2012 елда барлыгы 149 ана сертификаты (бу законны тормышка ашыра башлаганнан бирле 859 сертификат) бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: