Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Печән вакыты бер була

    Авылда печән өстедер, монда да печән өсте. Газоннарны чабып йөри, авылдан килгән кеше. (Кадыйр Сибгат).

    Сабантуйлар чорында умарта күчедәй гөжләгән салага бер мәлгә генә тынлык иңгәндәй була. Авылны сагындык дигән булып кайткан кунаклар калаларына шылгач, хромка, тальяннар яңадан сервантның, стенканың иң биек урынына менеп кунаклагач, әче бал ераккарак яшерелгәч урнаша бу тынлык. Әмма озакка түгел, кичкә кырын авылның әле бер, әле икенче башында чалгы суккан тавыш боза аны. "Авылда печән өсте" дигән хезмәт симфониясенә бер прелюдия инде менәтерә.
    Күршем Илдар абый янына тол хатыннардан, ни җитте ир-атлардан чират тезелгән инде. Ник дисәгез, чалгыңны "Гали пәкесе" итә дә куя ул. Һәйбәтләп каралган, сугылган чалгы болында алтын бәһасенә тиң.
    ...Көтү кууга ук әнкәй юрганны сак кына ачар да, жәлләп кенә уятыр иде: "Тор инде, балам. Госман абыең атын җиккән дә инде, кузгалырсыз. Кыш көне йокларсың әле. Печән вакыты бер генә була ул". Кем атына, машиналылар машинага төялеп алдан үлчәп бүленгән болынга киләбез. Иң алга Госман абый, Илдар абый кебек иң оста печән чабучылар баса. Алар артына хатын-кызлар, безнең ише үсмерләр, егет-җилкенчәк тезелә. Эх, киттек. Җәйге челләдә печән чабуның ләззәтен, газабын, ачысын-төчесен үзе чалгы тоткан кеше генә белә инде.
    Бар да соң ул печәнне оста итеп чабучылар. Бабай (хатынымның әтисе) Фәрит Фатыйх улы шундыйларның да иң остасы булгандыр, шәт. Мөштекле тәмәкесенә ут элер иде дә, җайлап кына селтәнеп чабар иде печәнне. Аннан соң болын китәртелгән малай башы кебек кала. Без өч баҗай җан-фәрман аннан калышмаска тырышып селтәнәбез. Әмма ара ерагайганнан-ерагая. Моны сизенгән бабай: "Әйдә, перекур ясап алыйк булмаса",-ди дә мөштектәге төпчеген кагып төшереп яңасын урнаштыра. Тагын китә җайлап кына.
    Үзе мал-туарын киметкәч, бер елны безгә дә печән чабарга килде бу. "Москвич"ына төрле үлчәмдәге 5-6 чалгысын салган. Печәннең төренә, куелыгына карап саплый ул аларны. Анатыштагы марҗа әбидән шалкан бәясенә алган пай җиренә килдек. Эскәтердәй печәнлекне күргәч, сызгырып ук җибәрде бабай: "Да, урысларга җир-суның яхшысын өләшкән шул патша хәзрәтләре". Бабай әлеге дә баягы тәмәкесен көйрәтеп эшкә кереште. Мин аның артыннан. Ә бер күз кыр юлында. Печәнне чаптырырга трактор белешкән идем, шуны көтәм. Бабайга сюрприз ясамакчы, янәсе. Бер покос чыктыкмы, юкмы, килеп тә җитте трактор. Ярты сәгать дигәндә печәнлегебезне егып та салды. Бабай бу күренешне моңсу гына карап торды да, икенче көнне үк чалгыларын төяп Актанышына китеп барды. Кәефе ник кырылганын тик соңыннан гына белдем. "Һай, печәнлеге әйбәт иде. Кияү шуны рәхәтләнеп бер чаптырмады да. Печән вакыты бер генә була бит ул",-дип зарланган әбигә.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: