Пар сукмактан–алтын туйга...

Тату гаилә нигезе-ихлас мәхәббәт, ышаныч, тугрылык. Бер-береңне аңлап яшәгәндә генә көмеш, алтын, бриллиант туйларга җитәргә мөмкиндер ул. Ә андый парлар янәшәбездә шактый күп. 15 июльдә район ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән гаилә бәйрәменә дә тигезлектә, матур яшәгән берничә пар чакырылган иде.
Юбилярларны котлар өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин да килгән. Йөрәктән әйтелгән сүзләре теләк тә, соклану да булып яңгырады.
-Язылышып гаилә коручылар күп. Әмма сабырлар, күңелләрендә ихтирам, мәхәббәт йөрткәннәр генә тормыштан уңалар, андыйлар гына картлыкларын балалары янәшәсендә-түрдә каршылыйлар. Киләчәктә дә сезгә саулык, тигезлектә яшәү насыйп булсын,-диде ул.
Әйе, канатлар парлы булганда гына яшәү үз матурлыгы белән ачыла. Балык бистәсендә гомер итүче Хәбри һәм Капитолина Зыятдиновлар, Мөбәрәкҗан, Роза Әхмәтҗановлар, Александр, Галина Хроленколарны да белмәүчеләр сирәктер. Һәркайсы үз хезмәтендә, яшәү рәвеше белән танылган, үрнәк гаиләләр. Карашлары белән аңлашып алтын туйлы көнгә җиткән Зыятдиновлар гаиләсе хакында газетабызга язып чыккан идек инде. Әхмәтҗановлар, Хроленколарның үтелгән тормыш юлы да олы бер мактауга, ихтирамга лаек икән, ләбаса! ЗАГС бүлеге башлыгы Розалия Нәгыймуллина алар белән якыннан таныштырды.
Мөбәрәкҗан ага белән Роза апа Әхмәтҗановлар гаиләсендә тиздән сапфир (зәңгәр якут) туй көтелә. Никахлашып яши башлауларына 45 ел аларның. Заманында гөрләтеп комсомолларча туй уздырганнар. Һәм гомер буе яшьлектә кабызган гаилә учагын сүрелдерми саклый белгәннәр. Сөлектәй 4 ул үскән, аларга пар булып сылу 4 кыз килен булып төшкән. Нәсел дәвамчылары булып оныклар туган. Шул рәвешле шәҗәрә агачы тармагы үскән, киңәйгән.
Тантанага килгән Александр, Галина Хроленколарның бергә яши башлауларына да шушы көннәрдә 38 ел була икән. Энҗе, гәрәбә туйларын тигезлектә уздырган әлеге гаилә райондашларга сәнгатьтәге уңышлары белән яхшы таныш. Александр Григорьевич район "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшләгән булса, Галина Григорьевна исә район мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән ике кызлары инде үз тормышларын корганнар, хәзер оныклар үсә.
Тормыш итүне өлкәннәр диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Әмма анда аумас өчен гаиләдә җилкән булырдай ир канаты, ә инде аның янәшәсендә төпле акыл һәм илаһи сабырлык белән эш йөрткән олы йөрәкле хатын-Ана булу да кирәк. Бәйрәм түрендәге парлар өчен диңгез штормнары инде артта калган. Иңгә иң куеп үтелгән юллар оныклар өчен бүген матур үрнәк.
Гаилә бәйрәмендә әлеге парларның һәркайсына истәлекле бүләкләр, медальләр тапшырылды, җырдан тәкыялар үрелде. ЗАГС бүлегенең почетлы китабына имзаларын куйган парларның тагын бер бәхетле мизгеле иде бу. Бер-берсенә төбәлгән карашларда ярату, тугрылыкка рәхмәт хисләре чагылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.3800
-
3 март 2021 - 09:24Балык Бистәсе районында машина йөртүчене ел ярымга транспорт йөртү ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2021 елның 1 нче гыйнварында 23.45 сәгатьтә Котлы Бөкәш - Шомбыт юлының 8 нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Гранта" автомобиле йөртүчене тоткарлыйлар. Ир-ат исерек хәлдә булып чыга.4600
-
3 март 2021 - 09:22Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйк Татар тарихында бик борынгы заманнардан ук тел, милләт, мәдәният язмышы өчен көрәш һәрдаим беренче урында торган.2801
-
3 март 2021 - 09:08Исламия Хәкимуллина: “Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың - бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт" Кышның зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз җил-буранлы гадәти көннәренең берсендә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларын тоташтыручы асфальт түшәлгән юлдан салмак атлап, кулына шактый саллы сумка тотып, берәү атлый...9000
-
3 март 2021 - 08:59Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем Тел һәм мәдәният... Бу ике төшенчә бер-берсенә бик нык бәйләнештә. Халкыбызның элеккедән килгән гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын торгызып аны киләчәк буыннарга җиткерүдә мәдәният өлкәсе зур эшләр башкара.5900
-
3 март 2021 - 08:46Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында ярышлар үткәрелде Балык Бистәсе «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан республикасы укучылары арасында судомоделизм буенча республика шәхси-команда ярышлары үткәрелде.3400
-
2 март 2021 - 09:55Пилмән пешергәндә еш җибәрелә торган хата Катырылган пилмәннәрне кап-кайнар суга салырга ярамый11900
-
2 март 2021 - 09:43Сихерче ир бар йортны куркуда тота Уфада сихерче-хулиган барлыкка килгән.15900
-
2 март 2021 - 09:38Дания Хөснетдинова: " Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек белән кайттым" Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына беренче баруым түгел.8300
-
2 март 2021 - 09:02С 1 марта на дорогах Татарстана появился новый знак Водителей заранее предупредят о фотовидеофиксации.7300
-
2 март 2021 - 08:41Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.6800
-
2 март 2021 - 08:34Бер ханым тукталышта туңып үлгән... Хатын янына ашыгыч ярдәм 4 сәгатьтән соң гына килгән.10600
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.15500
-
2 март 2021 - 13:50Балык Бистәсендә эшләп килүче ВТК кибете сезне үзендә көтеп кала
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.3100
-
3 март 2021 - 09:28Галия Зыятдинова: " Рәхмәт сезгә ак халатлы фәрештәләр." Саклык чараларын куллансам да авырып киттем.3800
-
3 март 2021 - 09:24Балык Бистәсе районында машина йөртүчене ел ярымга транспорт йөртү ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2021 елның 1 нче гыйнварында 23.45 сәгатьтә Котлы Бөкәш - Шомбыт юлының 8 нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Гранта" автомобиле йөртүчене тоткарлыйлар. Ир-ат исерек хәлдә булып чыга.4600
-
3 март 2021 - 09:22Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйк Татар тарихында бик борынгы заманнардан ук тел, милләт, мәдәният язмышы өчен көрәш һәрдаим беренче урында торган.2801
-
3 март 2021 - 09:08Исламия Хәкимуллина: “Монда инде гади шәфкать туташы гына булып кала алмыйсың - бер үк вакытта инфекционист, психолог булу да шарт" Кышның зәмһәрир суыклары, күз ачкысыз җил-буранлы гадәти көннәренең берсендә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларын тоташтыручы асфальт түшәлгән юлдан салмак атлап, кулына шактый саллы сумка тотып, берәү атлый...9000
-
3 март 2021 - 08:59Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем Тел һәм мәдәният... Бу ике төшенчә бер-берсенә бик нык бәйләнештә. Халкыбызның элеккедән килгән гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын торгызып аны киләчәк буыннарга җиткерүдә мәдәният өлкәсе зур эшләр башкара.5900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика