Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Озакка сузсаң оттырасың

    Без укучыларыбызны җир пайларын рәсмиләштерүне активлаштырырга кирәклеген даими искәртеп киләбез. Төрле сәбәпләр белән аны озакка сузучылар инде оттыра баралар. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Роберт Рәшитов белән авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге баш белгече Хәлил Әшрәпов катнашында без кабат шушы мәсьәләләр хакында халык белән очрашып сөйләшү максатыннан юлга...

    Без укучыларыбызны җир пайларын рәсмиләштерүне активлаштырырга кирәклеген даими искәртеп киләбез. Төрле сәбәпләр белән аны озакка сузучылар инде оттыра баралар.
    Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Роберт Рәшитов белән авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек бүлеге баш белгече Хәлил Әшрәпов катнашында без кабат шушы мәсьәләләр хакында халык белән очрашып сөйләшү максатыннан юлга чыктык. Алдан планлаштырылганча, иң элек Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге Советына килдек. Тик ни хикмәт, җитәкчеләре урында булмауны сәбәп итеп халыкны җыюны кирәккә санамаганнар. Бик кирәк иде, чөнки әле дә авыл кешеләре арасында бу мәсьәләләр күп аңлашылмаучанлык китереп тудыра.
    Ә менә Күгәрчен авыл җирлегендә активистлар, агитаторлар һәм җир пайлары хуҗалары белән очрашу җанлы үтте. Халык бу очрашуда белгечләрдән җир мәсьәләләрендә генә түгел, йорт-җирләрен рәсмиләштерү тәртибе хакында да шактый гына файдалы киңәшләр ишеттеләр. Ә булган пай җирләре белән алдан бернинди эш башкарылмыйча кадастра исәбенә куелмаса, газетага игълан бирелмәгән булса, ул тулысынча муниципаль милек булып күчәчәк. Әмма монда бөтенләй җирсез калдым дип борчылырга кирәкми. Авыл җирлегендә яшәүче үзенең фермерлык хуҗалыгын җәелдереп җибәрергә уйласа, 10-20 гектар яисә аннан да күбрәк җир участогын авыл җирлеге Советы аңа арендага бирә алачак.
    -Без биредә очрашып сөйләшкәннәрне авылыбызның барлык пай җирләре хуҗаларына да җиткерәчәкбез. Агитаторлар авыл халкы арасында аңлату эшләре алып барачак,-диде Күгәрчен авыл җирлеге Советы башлыгы Альберт Сафин.
    Юлсубино авылы Мәдәният йортында үз төбәкләренең киләчәге хакында уйланып, борчылып йөрүче бик күп халык җыелган иде. Биредә һәркем үзен борчыган мәсьәләләргә белгечләрдән киңәшләр ишетте. Пай җирләрен генә түгел, үзләренең яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын, йорт-җирләрен рәсмиләштерү хакында шактый гына мәгълүматлар алдылар. Белгечләрнең әйтүенә караганда бу мөһим мәсьәләне артык озакка сузарга ярамый. Чөнки әлегә бу гамәлне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк. Ә киләсе елның 1 мартыннан соң йорт-җирләрен рәсмиләштерү нык катлауланачак. Шуңа һәр нәрсәнең үз вакыты була дип тикмәгә генә әйтми шул халык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: