Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әниләр көне уңаеннан күңелдән бер хатирә сызып узды

    Кеше үз башына нәрсә төшсә, шуны уйлый башлый диләр.

    Минем белән дә шулай булып чыкты бу арада. Кечти кызым аврып китте. Температурасы утыз сигез дә бишкә җитте. Ә үзе һаман уйнаган була. Тәмәм жары баса башлагач, бала ауды. Миңа җанына ятырга кушты да, "Әни, руку дай",- диде. Шул вакытта үземнең бала чакларым искә төште. Без дә бала идек, кайсыбыз авырмыйча үсте? Андыйлар юктыр бу дөньяда. Мин дә авырган чакта, әни килер дә, маңгаема кулын куйса, җиңел булып китәр шикелле иде. Хәтерлисезме, шул чакларны? Шуңа күрә уйга калдым. Ә нигә соң әле сабый бала шулай әнисенең кулынан тота? Миңа калса, мин шулай уйлым. Әле тумас җан, әнисенең йөрәге астында булганда ук, аның җылылыгын, шифалыгын тоя башлый. Йөкле хатын-кызны күргәнгез бармы?Ул бит азрак чайкалып китсә дә, үз кулын тизрәк эченә куя. Кулы белән саклап калырга тырыша ул үз җан бәгерен. Бала зурайган саен, аны сыйпый, аның белән сөйләшә. Шуңа күрәдер, бала әнисенең кулларын тугач та таный башлый. Һәм үскән саен авыр чакларда әни кулы авырганда гына түгел, тормыш сикертеләрдән дә саклап калыр булып тоела.

    Теләгем шул, һәр баланың да авырганда маңгаена кул куярга әни булсын иде. Һәр үсеп җиткән балалар вакытын табып, әниләренен кулларыннан тотып "Нихәл, әни!",- диеп, ешрак кайтсыннар иде. Ә сез әниләргезнең кул җылысын күптән тойдыгызмы? Тизрәк кайтып хәлен белегез!

    Ильмера Мөхәммәтҗанова.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: