Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мөмкинлекләр төрле, хокуклар тигезме?

    Районның халыкны социаль яклау бүлегендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларына туры китереп "Мөмкинлекләр төрле, хокуклар тигез" дип исемләнгән «түгәрәк өстәл» артында сөйләшү булды.

    Күптән шәйләгәнем бар, инвалидлар арасында актив тормыш позициясендә торып, үз хокукларын якларга, дауларга сәләтлеләр байтак. Бу «түгәрәк өстәл» дә искәрмә булмады. Очрашуга ике дистәгә якын теге яки бу дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарыбыз килгән иде.
    "Түгәрәк өстәл"не инвалидлар өчен тегене эшлибез, болай булышабыз кебек кереш сүзләрсез генә "мөгезеннән" алып башладылар. Бу очракта мөгез очына җәмәгать мунчасы эленде.
    -Биш ел интеккәннән соң, мунча ачылгач бик сөенгән идек. Күз тиде. Нәкъ биш атна гына рәхәтләнеп калдык. Тагын йозак эленде. Ник ябылды да, кайчан ачыла?
    Районыбызның иң актив дөреслек эзләүчеләреннән булган Дудко ханым һәрвакыттагыча сорауны әнә шулай кабыргасы белән куйды. Зал шәһәр җирлеге урынбасары Рафыйк әфәнде Гадеевка төбәлде инде.
    -Әйе, мунча вакытлыча эшләми. Хәзер анда газ кертү буенча актив рәвештә эш алып барыла. Бер-ике айдан мунча эшли башлар дип уйлыйм,-диде ул. Биналарга газ кертү, котельныйларны җиһазлауның күп вакыт сорый торган мәшәкатьле, чыгымлы эш булуын да ассызыклады.
    Су проблемасы җәйге челләдә генә түгел, кыш көне дә борчый икән.
    -Алиш урамында краннан су урынына көчле басым белән һава килә. Табак-савыт юа башладыңмы, баштан аяк лычма буласың. Ә счетчикта әйләнә. Әле ничек кенә әйләнә дип зарланды өлкән яшьтәге ханым.
    -Бу проблеманы да беләбез Энергетиклар урамында урнашкан су кудыру башнясы авария хәлендә. Аны хәзер тиешле басым тудырырлык итеп тутыру мөмкин түгел. Якын киләчәктә бу башняны демонтировать итеп яңасын урнаштырачакбыз,-дип җаваплады Рафыйк әфәнде.
    Инвалидлар социаль пакет кысаларында дару препаратлары белән тәэмин ителү мәсьәләсен дә күтәрделәр.
    -Табиб рецепт язып бирә, аптекага киләсең "юк" диләр. Йөреп-йөреп тә дару ала алмагач социаль пакеттан баш тарттым,-дип зарланды бер абзый. Социаль пакеттан баш тартып әйбәт эшләмәгән әлбәттә. Авыруы көчәеп китсә, даруларга бөтен пенсиясенең җитмәве мөмкин бит. Районның баш табибы урынбасары Римма Гаязова, үзәк район аптекасы мөдире Гөлфия Моксинова ташламалы дарулар белән тәэмин итүдә яшәп килгән проблемаларның үзләрен дә борчуын белдерделәр. Күп нәрсәнең район больницасы, аптека хезмәткәрләренә бәйле булмавын аңлатырга тырыштылар. Әйтик, даруларга гариза ярты ел алдан бирелә икән. Ә бу алты ай эчендә дару таләп ителүче авырулар өстәлә тора. Шулай итеп дару белән тәэмин итүдә өзеклекләр, җитмәүчелек килеп туа. Әйе бу система шактый нык камилләштерүне таләп итә инде.
    Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Валеева пенсия билгеләү,арттыру тәртипләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Кайберәүләргә шәхси сорауларга төгәлерәк җавап бирү өчен пенсия фондына килергә чакырды.
    Прокурор ярдәмчесе Рамилә Шәмсетдинова инвалидларны әгәр теге яки бу оешма җитәкчесе эшеннән канәгать булмасалар, хокуклары бозыла дип санасалар, турыдан-туры прокуратурага мөрәҗәгать итәргә чакырды.
    Бик каты авырудан соң терелеп аякка баскан ханымның чыгышы аеруча тәэсирле булды инде. Район больницасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерде ул. Очрашуда сабыр, итәгатьле социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Мең бәладән коткара торган рәхмәт шундый буладыр инде ул. Менә шулай бик матур итеп нокта куелды түгәрәк өстәлгә. Аннан соң теләге булганнар эмоциональ киеренкелекне алу өчен психолог бүлмәсенә чакырылдылар.
    Илгиз Җамалиев.
    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: