Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мәктәп күзгә күренеп үзгәрә

    "Кулай мохит" ("Доступная среда") республика программасы буенча Югары Тегермәнлек мәктәбендә планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.

    Программа кысаларында мәктәпнең ишекләре, баскычлары яңартылды, пандуслар куелды. Моннан тыш та биредә яңарту эшләре берничә юнәлештә барды. Мәктәпнең элеккеге укучысы Фәрхулла Заһидуллин химаячелегендә берничә бүлмә ремонтланды. Аннан, мәктәп дирекциясе музейны олы бүлмәгә күчерү, аңа яңа җиһазлар алу мөмкинлеген тапты. Үзләренең мәктәп алдын яшелләндерү сәясәте дә ышанычлы адымнарын ясады. Хәер, болар хакындагы тулы форматтагы язмабыз белән район мәгариф хезмәткәрләре эшчәнлегенә багышланган махсус сәхифәдән таныша аласыз.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: