Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мәкерле планнар тормышка ашмас

    Агымдагы елның 19 июлендә республика җәмәгатьчелеген тетрәндергән вакыйга булды. Рамазан ае башланыр алдыннан Вәлиулла хәзрәт Якупов үтерелде һәм Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовның машинасы шартлатылды. Бу күренекле дин әһелләре берничә тапкыр безнең районыбызга да килделәр. Район авыл җирлеге җитәкчеләре имам-хатыйблар белән очраштылар. Алар райондагы дини, иҗтимагый-сәяси ситуацияне уңай бәяләделәр. Гасырлар...

    Агымдагы елның 19 июлендә республика җәмәгатьчелеген тетрәндергән вакыйга булды. Рамазан ае башланыр алдыннан Вәлиулла хәзрәт Якупов үтерелде һәм Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовның машинасы шартлатылды. Бу күренекле дин әһелләре берничә тапкыр безнең районыбызга да килделәр. Район авыл җирлеге җитәкчеләре имам-хатыйблар белән очраштылар. Алар райондагы дини, иҗтимагый-сәяси ситуацияне уңай бәяләделәр.
    Гасырлар дәвамында милләтара, динара тату яшәү хас булган безнең республика өчен бу вакыйга аяз көнне яшен суккандай булды инде. Җәмәгатьчелектә бик күп сораулар пәйда булды. Нәрсә бу? Аерым бер вакыйгамы, әллә тенденцияме? Җинаятьчеләрнең максаты нәрсәдә? Хәлне нормальләштерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
    Бу җинаять массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә киң яктыртылды. Кемнәрдер бу вакыйганы коммерция нигезендәге конфликт дип бәяли. Икенчеләр лидерлык өчен көрәш баруы белән аңлаталар. Барлык мәгълүматны берләштерсәң, җинаятьнең төп мотивы әлеге дини лидерларның һөнәри эшчәнлеге дип санарга мөмкин. Чөнки алар икесе дә салафизм тарафдарларына һәм идеологиясенә кискен каршы булдылар.
    Фәизов һәм Якупов исламның радикаль агымнары тарафдарларына каршы кискен эшчәнлекләре соңгыларында канәгатьсезлек тудырды, әлбәттә. Шуңа да алар мөселманнарның дини идарәсе җитәкчелегендәге салафизмга каршы ике дини әһелне юк итәргә омтылдылар. Вәлиулла хәзрәтне үтереп алар моңа өлешчә ирештеләр дә. Шул ук вакытта алар үзләренең экстремистик асылларын ачып салдылар, үзләрен күп кенә намуслы мөселманнарга, республикабызда яшәп килгән традиция һәм мәдәниятка каршы куйдылар.
    Үзгәртеп кору һәм аннан соңгы елларда илгә төрле дини агымнар үтеп керде. Ислам да катлаулы ситуациядә калды. Революциягә кадәр үк яшәп килгән традицияләр җимерелде, тиешле әзерлеге булмаган имамнар күбәйде. Яшьләр илебездән читтәге уку йортларында дини белем ала башладылар. Бу ситуациядән салафит эмиссарлары оста файдаландылар. Кызганычка каршы, күп кенә яшьләр дә шул юлдан китте. Алар салафизм идеясенең кайбер кызыктырырлык якларына бирелеп чит ил дини үзәкләренә укырга киттеләр. Шул рәвешле республикага салафит идеологиясе керде. Без традицион ислам тарафдарлары өчен аның нинди аермасы бар соң? Салафитлар "чиста ислам" тоту ягында. Алар катгый рәвештә Коръән һәм сөннәт кушканча яшәү ягында. Ислам динен тотучы халыкларның тарихи, географик-этник үзенчәлекләрен исәпкә алып кертелгән яңалыклар да булмаска тиеш дип саныйлар алар. Салафитлар шулай ук халык традицияләренә негатив карашлары белән аерылып торалар. Алар ислам кыйммәтләрен гадиләштерәләр, тормышны ак-кара итеп кенә кабул итәләр. Оҗмахка эләгүнең гади юлы күпләрне кызыктыра да инде.
    Традицион ислам тарафдарлары моның белән килешә алмыйлар. Безнең традицион исламга толерантлык хас. Без барлык 4 мәзһәбне дә таныйбыз. Шәфигыйлар, хәмбәлләр, мәликиләр без хәнәфиләр кебек үк мөселманнар.
    Республикада хәнәфи һәм салафи мәзһәбләрен ак һәм кара көчләр белән тиңләргә мөмкин. Алар арасындагы көрәш билгеле булганча шактый кискен бара. "Хизбут-тәхрир", "Таблиг", "Җәмәгать ал-мөслим" кебек ислам җәмәгать оешмалары нигезендә дә радикаль идеяләр ята. Аларның эшчәнлеге экстремистик дип танылды һәм ил территориясендә тыелды. Шуңа да карамастан, алар республикабызда үз эшчәнлекләрен җәелдерергә омтылалар.
    Татарстан территориясендә террористик актлар булгалады инде. Аларга вакытында кискен каршы тормасаң, зур фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкин. 19 июльдә булган теракт бүгенге Татарстанның үсеш логикасына һич туры килми торган вакыйга. Аның төп максаты республикабыз мөселман өммәтендә ситуацияне тотрыксызландыру, хәнәфи мәзһәбенең принципиаль тарафдарларын сафтан чыгару. Бу социаль-икътисадый яктан караганда уңышлы регионда салафит идеологиясе тарафдарларының эшчәнлеген легальләштерүгә нигез тудырыр иде. Без районда һәм Татарстанда мондый планнарның тормышка ашуына юл куймаячакбыз.
    Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе белән, республикабызда милләтара, динара дуслыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник, конфессиональ нигездә конфликтларны булдырмау, шулай ук халыкта террористик, экстремистик идеологиягә каршы түземсезлек атмосферасы формалаштыру максатыннан районда 3-30 сентябрьдә " Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Район башлыгы күрсәтмәсе белән чаралар планы эшләнде.Аның нигезендә барлык авыл җирлеге, мәгариф, мәдәният учреҗдениеләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары белән берлектә районда тынычлык, гражданлык, дини татулык яшәсен өчен барлык чараларны күрергә бурычлылар.
    фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: