Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Матур гадәт дәвамлы

    Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнендә район "Роспотребнадзор" оешмасы белән кулланучылар хокукын яклау бүлеге сәүдә нокталарында очрашу үткәрүне күркәм гадәткә керттеләр.

    Күп еллардан бирле дәвам иткән бу чара быел да тиешле югарылыкта узды. Район үзәк базарында очрашуга кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова белән "Роспотребнадзор" җитәкчесе Ирина Миличихина килде. Алар сәүдә хезмәткәрләре һәм сатып алучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Эшмәкәрләр белән сәүдә таләпләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Кагыйдәләрне бозган очракта нинди җәза кулланылырга мөмкинлеге турында фикерләштеләр. Бер сүз белән әйткәндә бу очрашу һәр як өчен дә файдалы һәм кирәкле иде.


    Рәсемдә: очрашу вакыты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: