Лаеклыларга–лаеклы бүләк

Безнең районда сугыш ветераннарын, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне фатир белән тәэмин итү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Барлыгы 400 дән артык ветеран, сугышта катнашучыларның толлары һәм башкалар икенчел торактан фатир алдылар яки яңа фатирлы булдылар инде. Узган ел район үзәгендә 18 фатирлы бер йорт, авылларда аерым шәхси йортлар төзелде. Бөек Җиңүнең...
Безнең районда сугыш ветераннарын, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне фатир белән тәэмин итү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Барлыгы 400 дән артык ветеран, сугышта катнашучыларның толлары һәм башкалар икенчел торактан фатир алдылар яки яңа фатирлы булдылар инде. Узган ел район үзәгендә 18 фатирлы бер йорт, авылларда аерым шәхси йортлар төзелде.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршылаган көндә Балык бистәсенең Ф.Әхмәдиев урамында тагын бер яңа йорт хуҗаларын кабул итте. Ике катлы 4 фатирлы заманча йортны Рәмис Гаянов җитәкчелегендәге "Универсалстрой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт төзүчеләре санаулы айлар эчендә өлгертеп куйганнар. Сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. 42 квадрат метрлы иркен, якты бүлмәләрдә барлык уңайлыклар тудырылган. Ике контурлы җылыту казаннары урнаштырылган. Яшелчә мазар утыртыйм дисәң, икешәр сутый җир участогы да бар. Рәмис Гаянов бу йортны төзүдә прораб Раушан Җамалиев, төзүче Рәиф Җамалиев, шофер Владимир Филиппов, тәэминатчы Илнар Мөхсиновның өлешләре зур булуын билгеләп үтте. Янәшәдә генә тагын бер шундый йортка нигез салып куйганнар инде. Анысын да төзелеш базарында ышаныч, абруй казанган "Универсалстрой" оешмасы төзи.
Сугышта катнашучыларның толлары-Мәрзия Манякова, Маһирә Зыятдинова, Нәкыя Змеева, Раида Фадеевага фатир ачкычларын район башлыгы Илһам Валеев тапшырды. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннарны бәйрәм белән котлады. Аларның ирләрен зур хөрмәт белән искә алды, чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Шушы йортта авырмыйча озак яшәүләрен теләде. Әбиләр дә шундый зур бүләк өчен ил, республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. "Көтелмәгән бүләк булды инде. Бу шатлыкны тормыш иптәшемнең күрә алмавы гына үкенечле",-диде әбиләрнең берсе, яулык очлары белән күз яшьләрен сөрткәләп. Көтелмәгән түгел, бик лаеклы бүләк бу хөрмәтле ветераннар. Без һәм киләчәк буыннар сезнең алда мәңге бурычлы.
Рәсемдә:И.Валеев ачкычлар тапшыра; ветераннар йорты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.2200
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.3600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8900
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.9100
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11400
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.14100
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.49500
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.98500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды19500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!260100
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17400
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.54200
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.2200
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.3600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8900
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.15400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.17800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика