Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күзәтүләрдән күзәнәкләрнең ярсулы мәле...

    Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, дигән мәкальне искә алу урынлы бу очракта. Сүзем һәм дә максатым якты көн озынлыгының берничә сәгатендә, минутында күргәннәремнән берникадәр нәтиҗә чыгарырга талпынудан гыйбарәт.

    Язмамны ерактан әйләнмичә, боргаламыйча гына күргәннәремне гакыл һәм тәрбияви үлчәүгә салудан башлыйк. Район үзәгендәге "Пятерочка" кибете янына килеп тукталган кыйммәтле машина хуҗасы булган ханым, ә бәлкем туташтыр "затлы атыннан" төшә-төшешкә авызына сигарет капты. Янәшәсендәгесе дә озак көттермәде, шул ук мавыгуга кушылды. Сабыйдан алып өлкән яшьтәгесе агылган урын бу! Әйе, әйе, җәмәгать урыны! Лач-лоч төкеренә торгач, сигарет көйрәүдән туктады булса кирәк, аны бармак аша чирттереп җиргә очырдылар да, кибеткә юл алды "күркәм затлар". Озак та үтмәде, авызына сыра савыты күтәреп икенче "герой" күз алдында пәйда булды. Эх, дигәнче сыраны суырып бетергән бу егетебез дә буш банканы чәчәк өчен әзерләнгән аллеяга очырды.
    Республика күләмендә чисталык буенча икеайлык игълан ителеп, бу көннәрдә Президентыбыздан алып сабыйга кадәр бу хакта сүз алып барган бу мәлдә, башкача мөмкин дә түгел, күз адәми затларыбызның гел шундый яман гамәлләренә төшә дә тора гына бит. Балык бистәсе-Котлы Бөкәш юлына баручы тагын бер "затлы" машинага тагылган хәлдә, тәрәзәдән чыгып очкан тәмәке төпчегенең очкыннары алда тәгәрәп китүе сискәндереп җибәрде. "Әтиемнең печән төяп кайтып килүче машинасы нәкъ шушындый төпчек аркасында гына яна башлады",-дип искә ала юлдашым бу ваемсызлыкны игътибардан ычкындырмыйча. Ә аннан, берничә минут кына район үзәгендә күзәтелгән хәлгә, янәдән дучар булдык: уң тәрәзәдән шешәне юл читенә томырдылар. Озак үтмәде, әлеге юлчыларның кәгазь эчендәге сыйларын ашап бетергәннәренә шикләнмәдек: бер-бер артлы ике-өч кәгазь кисәген җил юл читендәге агачларга алып очты.
    Бу күренешләр, безнең күпләребезнең гадәти гамәли хәле. Әлеге мәкаләгә җан иңеп яткан бер мәлдә, янәдән бер күңелсез хәбәр йөрәкләрне чеметтереп үтте. Соңгы вакытларда район үзәге кешеләренең һәм дә кунакларның иң яраткан урынына әйләнеп баручы яңартылган, ныгытылган, матурланган Кама ярында куелган кыйммәтле утыргычлар, гөл савытлары әллә кайдан карашны йотып ала. Хозурланасы, матур гына ял итәсе дә бит югыйсә!? Юк шул, төнлектә кемнәрнеңдер каны кайнаган, кулы кычыткан-вандализмга барганнар. Туфрагы чәчелеп берничәгә бүленеп ятучы олы вазаны күргәч, кем син, психик һәм тәрбияви дәрәҗәң ни чамалы дигән сорауны бу әдәпсез җаннарга ирештерәсе иде! Нәкъ сүзем башындагыча, кермәгәч ана сөте белән, кермидер тана сөте белән генә диясе кала.
    Ә сабак өченгә гаеплеләр табылып, тиешле җәзасын алсалар, начар булмас иде. Чүп савытына бүрәнә, тирес тутыручы, илтифатсыз рәвештә шешә, сигарет, пакетларны читкә томыручы, шау чәчәкле шомырт, канәферне бутаучы, чәчәкне өзүче, йә булмаса терлеген урамда йөртүче һәм дә соңгы мисал-үзе ял иткән урынга "кәкәй итеп китүче" дә янәшәбездә бит. Ул да башкалар кебек табигать байлыгыннан һәм күңел халәте өчен эшләнгән матурлыктан файдалана, тик вакытлыча гына, читләргә тимәсен, калмасын дигән вәзгыять белән. Кызганыч, билгеле!?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: