Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кичә Балык бистәсе районында балалар иҗат үзәгендә иске яңа ел уңаеннан "Дискотека 80-х" булып узды (ФОТО)

    Бию кичәсе булды

    Искечә яңа елга багышлап балалар иҗат үзәгендә ретро стилендәге бию кичәсе үткәрелде. Бәйрәм 80-90 нчы еллар көйләренә эшләнелсә дә, алар хәзерге заманга яраклаштырылган. Кичәгә килүчеләр чын күңелдән ял иттеләр, рәхәтләнеп биеделәр. Кыш бабай да кунакка килде. Лоторея билетларын уйнатты.

    "Мондый кичәләрне ай саен диярлек үткәрергә, урта буынның да күңелен күрергә тырышабыз. Теләгән кеше монда килеп рәхәтләнеп ял итә ала",-ди мөгәллим Рамил Имамов. Бу соңгы кичә түгел. Алда "Татьяна көне" уңаеннан да чаралар үткәреләчәк.

    Гөлназ Зарипова.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: