Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Изге юлның кыйммәтле еллары

    Сигезенче сыйныф имтиханнарын гел 5 ле билгеләренә тапшырган Нуриянең шатлыгы авыл урамнарына сыймаслык иде. Мәктәп белән өй арасын очып диярлек кайтты ул. Җәйге кояш нурлары да кыздан калышырга теләмәгәндәй, аңа ияреп өй түренә үтте. Йортның һәр почмагына яктылык белән бергә сөенеч чаткылары сибелде. Керә-керешкә өстәл янында кайнашкан әнисенең куенына атылды...

    Сигезенче сыйныф имтиханнарын гел 5 ле билгеләренә тапшырган Нуриянең шатлыгы авыл урамнарына сыймаслык иде. Мәктәп белән өй арасын очып диярлек кайтты ул. Җәйге кояш нурлары да кыздан калышырга теләмәгәндәй, аңа ияреп өй түренә үтте. Йортның һәр почмагына яктылык белән бергә сөенеч чаткылары сибелде. Керә-керешкә өстәл янында кайнашкан әнисенең куенына атылды Нурия. "Мин укытучы булачакмын, әни!"Алга әйдәгән хыялларның иге-чиге юк сыман. Тик җанга береккәне бер генә: укытучы булу! Күгәрчен урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлаган Нурия Мөхәммәтханованың Казан педагогия училищесына укырга керергә теләк белдерүен әти-әнисе, мәктәп коллективы, сыйныфташлары да шулай тиеш дип кабул иттеләр. Үз дигәненә ирешә торганнардан шул ул. Яхшы укыды, һәрчак уку алдынгысы булды. Шуңа да училищега укырга керүе дә кыенга туры килми аңа. Тырышып уку өстенә, бер генә җәмәгать эше дә аннан читтә калмый. Ташып торган энергияле кыз барысына да өлгерә һәм 1979 елда училищедан "5" ле билгеләреннән генә торган Диплом алып чыга.

    Тәүге хезмәт юлын башлау, туган авылы Күгәрченгә кайтып мөгаллимәлек итү... Иң кадерле, җанга якын истәлекләрне сыйдырган еллар ул. Үзеңне укыткан укытучылар янәшәсендә тәҗрибә туплау, алар киңәшенә таянып эшләү-офыктагы хыялның янәдән чынга ашуына тиң.
    -Мин ул вакытта бергә эшләгән һәрбер укытучыга рәхмәтлемен. Хезмәтемә туры юл күрсәттеләр, булыштылар. Марсилә апа Садыйкованың акыллы киңәшләре, ярдәме педагогик эшчәнлегемдә аеруча зур булды,-дип олы ихтирам хисләре белән искә ала ул Күгәрчен мәктәбе укытучыларын.
    Сөенеп тә, бераз дулкынланып та башланган дәресләр бераздан аны да, укучыларны да фәннең тылсымлы дөньясына бөтереп алып керә. Күңел биреп башкарган хезмәт белән генә башкаларны үз артыңнан ияртә аласың шул. Ул алып бара торган химия-биология дәресләрен дә укучылар көтеп алалар. Үз фәненә генә түгел, мәктәпкә, тирә-юнь табигатькә карата да ачык карашлы мәхәббәт тәрбияли мөгаллимә.
    -Резидә Миниязова, Гөлнур Шаһиева, Алмаз Садыйков, Әнисә Әүхәдиева, Илфат Иминов, Раиф Садыйков кебек укучыларым классны әйдәп баручылардан иде. Әле дә сагынам үзләрен, яхшы укыдылар, уку һәм тәрбия ягыннан да үрнәк булдылар, класстан тыш нинди генә чаралар уздырсак та матур итеп оештыра беләләр иде,-ди Нурия Бәйрамхан кызы ул чакларны күңелендә яңартып.
    Инде ул еллардан соң 35 ел вакыт узган. 1981 елда Күгәрчен егете Рәкыйп Шәкүров белән никахлашып гаилә корганнан соң Балык бистәсенә күченә алар. Һәм бүгенгәчә яраткан хезмәтендә мөгаллимә. Еллар агышы шәхси тормышына үзгәрешләр кертсә дә күңел халәте әле дә элеккечә аның. Укучыларын яратып яши, аларга аң-белем иңдерә, укуга карата кызыксындыру уята белә. Балык бистәсе икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта башлаганына да дистәләрчә еллар. Чыгарылышлары да дистә саннар белән исәпләнә. Һәркайсында сагынып искә алырлык татлы хатирә, истәлек саклана. Бүгенге көндә Нурия Шәкүрова җитәкләгән 3 сыйныф укучылары да тәртипле, белемле булулары белән макталалар. Сыйныфта 18 укучының бишесе уку алдынгысы, 5 легә генә укыйлар, калганнары да сынатмыйлар. Укучыларның яхшы өлгереше, тәрбияле булулары укытучының горурлыгы инде ул. Укытуда исә мөгаллимәнең еллар белән тупланган тәҗрибәсе бар.
    -Мин сыйныфта йомшак укучыларга күбрәк игътибар бирергә тырышам, алар белән тиешеннән дә артыграк эшлим. Чөнки яхшы укучыга аз гына этәргеч бирсәң дә ул тиз алдырып китә. Ә укуда өлгермәүчеләргә аларга тигезләшүе бик авыр,-ди ул.
    Әйе, үзенә өмет белән төбәлгән күзләрнең ышанычын аклау өчен никадәр акыл көче, түземлек таләп иткәнен укытучы үзе генә аңлый. Киләчәктә һәрбер укучысының да Кеше дигән бөек исемгә лаек булуларын тели ул. Тормышта бергәләп салган эзнең югалмасына да иманы камил.
    Фәрвәз Каюмова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: