Исемеңне кемнәр кушкан?

Республикабызда телебезне саклап калу ниятеннән тел галимнәре, белгечләр тырышлыгы белән җәмәгать транспортларында, белдерүләрдәге хаталарны төзәтергә өлгерделәр инде. Җәй аенда узачак Универсиадага бик күп илләрдән кунаклар килгәч, уңайсыз хәлдә калмас өчен эшләнә болар.
Казан шәһәре Татарстан башкаласы дисәк тә, ярты халык әле урысча сөйләшә. Әлегә татар авылларында юл күрсәткечләрендә хата җибәрү очраклары еш күзәтелә.
Еракларга бармыйча эшне иң элек туып үскән авылым Кече Укмастан башларга булдым. Юл читендәге күрсәткеч тактада авылыбыз исеме белән таныштык. Әллә үз теләкләре белән, әллә "Укмас" сүзенең бер-ике хәрефе үзгәрсә берәү дә сизмәс, әле дипме шунда "Кече Укмас" атамасын "Кече Атмас" исеменә әйләндергәннәр дә куйганнар.
Тарихка күз салсак туган төбәгем Кече Укмас авылы Болгар дәүләте Ислам динен кабул иткән чорларда яшәгән дигән фараз бар. Риваятьләр буенча, имеш авылга иң элек мулла килә һәм авыл халкыннан балаларын укырга бирүләрен сорый, ләкин теләк белдерүчеләр күренми. Шулай итеп имеш "укымаслар" сүзеннән авыл исеме барлыкка килә. Авылым Миргазиз Укмасый, Кадыйр Сибгатуллин кебек данлыклы шәхесләр биргән, димәк авылдашларым да укымышлы, бик мәгърифәтле булганнар.
Географик яктан уйлап карасак, Кече Укмас атамасы халыкның урнашу тыгызлыгын күз алдында тотып бирелергә мөмкин. "Укмашу" урынында Кече Укмас, ә арырык "олы укмашу" урынында -Олы Укмас барлыкка килгән, дигән фикер дөреслеккә якын килә кебек.
Риваятьләрдә бернинди "Атмас" сүзе дә юк. Авылымның исемен урысчага "Атмас" дип тәрҗемә иттеләр икән, аннан чын татар исемен дә үзгәртергә димәгән бит. Бәлки кемдер мине чебеннән фил ясыйсың, дип гаепләр. Бер караганда кечкенә генә хәреф хатасы алмаштырудан авыл үз урыныннан күчми бит? Ләкин бу тарихны хөрмәт итмәү була. Ә үткәннәрен ихтирам итмәгән халык үзен дә хөрмәт итми дигән сүз. Беребез дә үзенә чит исемнәр белән эндәшүне яратмый. Әти-әни кушкан исем ни дисәң дә кадерлерәк. Шулай булгач нигә әле без бабаларыбыз биргән атаманы үзгәртергә тиеш соң?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 09:21Сәрия Низамова: "Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем" Газетабызда “Бакча җимеше – үлчәүдә” дигән рубрика астында бәйге тәкъдим иткән идек.17000
-
19 август 2022 - 09:17Балык Бистәсендә цифрлаштыруга старт бирелде 2020 нче елның июлендә республикабызның биш районында (Әлмәт, Саба, Түбән Кама, Актаныш һәм Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәрендә) муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проектына күчерү карары кабул ителгән иде.9400
-
19 август 2022 - 09:10Илдар Таҗетдинов Дәүләт флагы көне белән котлый 22 августта илебез халкы иң әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.9500
-
18 август 2022 - 09:52Валентин Егоров: "Шөгыль түгел, ул – минем тормышым" Август аенда умартачылар бал аерту белән мәшгульләр. Шуңа да бу көннәр алар өчен урак өстенә тиң. Быелгы уңышлар ничек? Умарта тоту үзен аклыймы?15200
-
17 август 2022 - 08:46Балык Бистәсендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узды Узган атна ахырында район хакимияте мәктәп укучылары өчен Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында бәйрәм чарасын оештырды.15300
-
17 август 2022 - 08:43Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне узды Узган атнада Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне мавыктыргыч һәм күңелдә калырлык истәлекле узды.13100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.84100
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.36500
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.35700
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.25900
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.25000
-
12 август 2022 - 08:39«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар «Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.28100
-
18 август 2022 - 15:13" Авыл офыклары" коллективы табигать кочагында булып кайттылар
-
15 август 2022 - 13:38Балык Бистәсенең Иванай авылындагы тәҗрибәле умартачылар бал аерту белән мәшгульләр
-
15 август 2022 - 10:01Балык Бистәсендә Физкультурачылар көне узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!32900
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.31400
-
19 август 2022 - 09:21Сәрия Низамова: "Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем" Газетабызда “Бакча җимеше – үлчәүдә” дигән рубрика астында бәйге тәкъдим иткән идек.17000
-
19 август 2022 - 09:17Балык Бистәсендә цифрлаштыруга старт бирелде 2020 нче елның июлендә республикабызның биш районында (Әлмәт, Саба, Түбән Кама, Актаныш һәм Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәрендә) муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проектына күчерү карары кабул ителгән иде.9400
-
19 август 2022 - 09:14Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшләр җайлы бара Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшнең иң кызу һәм киеренке вакыты.9800
-
19 август 2022 - 09:10Илдар Таҗетдинов Дәүләт флагы көне белән котлый 22 августта илебез халкы иң әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.9500
-
18 август 2022 - 09:52Валентин Егоров: "Шөгыль түгел, ул – минем тормышым" Август аенда умартачылар бал аерту белән мәшгульләр. Шуңа да бу көннәр алар өчен урак өстенә тиң. Быелгы уңышлар ничек? Умарта тоту үзен аклыймы?15200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика