Иң күп язылучылар арасыннан "Татмедиа" бүләгенә Күгәрченнән Тәнзилә Закирова Һәм Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдинова лаек булдылар

Күптән түгел республикабызда "Татмедиа" җәмгыяте расламасында нәшер ителүче газета-журналларга иң күп язылучылар арасында "Язылучыга Ipad" акциясе игълан ителгән иде. Бу көннәрдә җиңүчеләр дә билгеле булды һәм төп приз- Ipad, тагын 50 абунәчегә истәлек-китаплары тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында районыбызның Күгәрчен авылыннан Тәнзилә Закирова һәм Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдиноваларның да булуы безнең өчен икеләтә шатлыклы. Дистәләрчә еллык педагогик стажлы әлеге мөгаллимәләр татарча газета-журналларны күптәннән алдыралар икән инде.
-Мин үзем тумышым белән Олы Елгадан. Балачактан ук гәҗитләргә күп языла идек,-ди Тәнзилә Закирова. -Мәктәпне тәмамлап Казан педагогия институтында укыганда да көндәлек матбугатларның ярдәме зур булды. Инде хәзер 26 ел Күгәрчен мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әле дә газета-журналлардан аерылганым юк. "Казан утлары", "Мәгариф", "Мәйдан", "Сөембикә", "Мирас", "Ялкын", "Сабантуй", "Гаилә һәм мәктәп" журналларын, "Авыл офыклары", "Ватаным Татарстан", "Ачык дәрес", "Иманлы гаилә" газеталарын даими рәвештә алдырам.
-Барысын да укырга ничек вакыт табасыз, ничек җитешәсез?-димен.
-Алар бит барысы да бер көнне килми,-дип елмая ул. -Газеталар килгән көнне иң элек "Авыл офыклары" район газетасын укып чыгам. Районыбыздагы вакыйгаларны, көндәлек яңалыкларны барыбызга да белеп тору кирәк. Сыйныф сәгатьләрендә дә укучылар белән бу хакта фикерләшәбез. "Мәгариф", "Ачык дәрес" кебек матбугаларда исә мәгарифкә кагылышлы мәгълүматлар күбрәк бирелә. Алары инде укытуда ярдәмлек буларак та файдаланыла. Шуңа күрә язылганнарның берсе дә игътибардан читтә калмый.
Котлы Бөкәштән Рәфидә Фәтхетдинованың да өенә алдыра торган газета-журналлары дистәләрчә икән. "Матбугат-безнең көндәлек тормышта зур роль уйный", ди мөгаллимә.
Әлеге акциянең җиңүчеләре буларак Тәнзилә Закировага Разил Вәлиевнең "Тормыш гаме" китабы, ә Рәфидә Фәтхетдиновага Хәсән Туфанның китаплары тапшырылды.
Әйе, газета-журналларга язылу бәясе беркадәр артса да әбунәчеләр санының кимемәве күңелләргә җылылык өсти. Никадәр генә интернет заманы дисәк тә, көндәлек матбугат әле бик кирәк. Эштән буш вакытларда, көзге, кышкы озын кичләрдә газета-журналларны уку җанга рухи азык буларак ял бирә.
Бүләк Рәфидәнең тормыш иптәшенә Илдар Фәтхетдиновка тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6300
-
28 гыйнвар 2021 - 11:12Котлы Бөкәш мәктәбендә шахмат уенын үзләштерүгә аеруча игътибар бирелә Котлы Бөкәш мәктәбендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге бүген уңышлы гына эшләп килә.4100
-
28 гыйнвар 2021 - 10:52“Авыл офыклары” редакциясе почтасына бәйгедә катнашыр өчен хатлар килә башлады “Авыл офыклары” район газетасы укучыларыбыз арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасын үз эченә алган иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан итте.5400
-
28 гыйнвар 2021 - 09:26Вадим Захаров: "Тракторда эшләсәм эшлим, ләкин порошок сатып утырмыйм инде" Безнең җәмгыятьтә кешенең тазалыгына мөнәсәбәт бик үзенчәлекле. Хәзер “этикет” төшенчәләре арткы планга калды.4900
-
28 гыйнвар 2021 - 09:21Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев февральнең нинди булачагын әйтте Авыл хуҗалыгы өчен сөенә8500
-
27 гыйнвар 2021 - 10:13Ялгыш кисешкән сукмак ( Хикәя) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.12200
-
27 гыйнвар 2021 - 09:00Челтәр үрүчеләр даны кире кайта Гомер-гомердән безнең якларда челтәрләп үрелгән эшләнмәләр (кружевоплетение) дан тоткан.12800
-
27 гыйнвар 2021 - 08:55Сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы бар! Гыйнвар аенда карның күп явуы һәм соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы нәтиҗәсендә йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.10200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:47Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе билгеле булды Бердәм дәүләт имтиханнарына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр генә калып бара.10300
-
27 гыйнвар 2021 - 08:42Райлә Фатих: “Еламаган балага имезлек бирмиләр” Территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) Татарстанның җирле үзидарә системасында мөһим урын алдылар.14800
-
27 гыйнвар 2021 - 08:36Балыкбистәлеләр, хаталардан сабак алыйк 2020 елның нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә барлыгы 153 җинаять эше теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 13 җинаятькә кимрәк.13200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:26“Сәламәт бул” (“Будь здоров”) коллективы чаңгыда йөреп кайттылар Балык Бистәсенең көнчыгышында урнашкан урман зонасы чаңгыда йөрүчеләрнең яраткан урыннары. Биредә узган ел ахырында чаңгы базасы эшли башлады.13400
-
28 гыйнвар 2021 - 11:01Наил Мостафин: "Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды" 2нче өлеше
-
26 гыйнвар 2021 - 10:26Наил Мостафин: "Эштән китәсе килгән чаклар да күп булды".
-
25 гыйнвар 2021 - 14:09Балык Бистәсе районында челтәрләп үру яңара
-
26 гыйнвар 2021 - 08:28
-
22 гыйнвар 2021 - 09:41Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз. Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз.12500
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.4100
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6300
-
28 гыйнвар 2021 - 11:12Котлы Бөкәш мәктәбендә шахмат уенын үзләштерүгә аеруча игътибар бирелә Котлы Бөкәш мәктәбендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге бүген уңышлы гына эшләп килә.4100
-
28 гыйнвар 2021 - 10:52“Авыл офыклары” редакциясе почтасына бәйгедә катнашыр өчен хатлар килә башлады “Авыл офыклары” район газетасы укучыларыбыз арасында “Телебезне һәм мәдәниятыбызны саклыйбыз” темасын үз эченә алган иң яхшы мәкаләгә конкурс игълан итте.5400
-
28 гыйнвар 2021 - 10:19Олы елга авылы кызы Рәмзия Фәттәхова чираттагы уңышы белән сөендерә. Күптән түгел Арча шәһәрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2020” VI милли чемпионаты узды.6800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика