Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәтер-хатирә : район тормышының кайбер битләренә күз салыйк бергәләп

    Шагыйрь Нури Арслановның шигырь юлларын үзгәртеп болай диясем килә: Картлыкка рөхсәт сорамыйлар, Картлыкка рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, Картлыкны гаеп итмиләр.

    Институтны тәмамлап кайтканнан соң "Татарстан" колхозында баш икътисадчы, аннан соң "Черняковский" исемендәге колхозның башлык ярдәмчесе, партия секретаре булып эшләдем. 1985 елда районның социаль-тәэминәт бүлегенә җитәкче итеп билгеләделәр. Әлегедәй хәтеремдә, ул вакытта районда унбер меңнән артык пенсионер бар иде.

    Шулар арасында 495 сугыш инвалиды, ирләре сугышта үлгән 1260, тормыш иптәшләре сугыштан кайтып вафат булган 416 тол калган хатын яши иде. Пенсионерларның җитмеш проценты иң түбән пенсия алып яшәде. Заманында колхоз, совхоз, предприятиеләрдә эшләгән, сәяси тормышта актив катнашкан ветераннар елдан-ел картая һәм кими баралар. Ирләре сугышта үлеп калган хатын-кызлар ялгыз, тәрбиягә мохтаҗ, карар кешесез калдылар. Авыл җирлеге башлыклары алар өчен картлар йортына юллама сорыйлар иде. Беренче чиратта сугыш инвалидларын урнаштыра идек.

    Армиядән беренче группа инвалид булып кайткан егетне Чистай интернатына урнаштырырга туры килде. Ике айдан соң ошатмыйча кире кайтып төште. Йөри торгач, Алабуга интернатына җибәрдек, тәрбияләр кешесе булмады. Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Ногманов белән Трой-Урай авылыннан Надежда Воронина ирләре сугышта үлеп калган авыр язмышлы хатын кызларны урнаштырырга сорап килделәр. Интернатлар буенча җаваплы министр ярдәмчесенә шалтыратам. Урыннар юк. Бик авырлык белән Трой-Урайдан бер әбине Яшел Үзән интернатына урнаштыра алдык.

    Инде болай эшләргә, яшәргә мөмкин түгел, нәрсә булса да үз районыбызда оештырырга туры килә. Корноухово участок шифаханәсе башка бинага күчү сәбәпле, ул бина буш калганын белә идек. Авыл җирлеге башлыклары белән утырып киңәштек тә, ул вакыттагы район башлыгы Хатип Газизовка ярдәм сорап керергә булдык. Ул безне игътибар белән тыңлады да, бераз уйлап алганнан соң безнең тәкъдимне хуплап чыкты. Ул миңа карады да "Бу бик зур эш, шул ук вакытта безнең алдагы изге бурычыбыз да. Башкарып чыга алырбызмы, ярты юлда калдырмабызмы? Ниятең изге, бөтен ихтияр көчеңне, белемең, тәҗрибәңне тупла да, план төзе.

    Миңа әзер планың белән керерсең",- диде. Бинада урын җир, ятак, савыт-саба булдыру, мунча, кер юу, мәетләрне юып, озату бүлмәләре җитештерергә кирәк. Районыбыз предприятиеләре, оешмалары, ветераннар ярдәме белән картлар йорты аякка басты. Бәйрамхан Фатыйховның да бу эшне башкаруда зур ярдәме тиде. Авыл хуңалыгы районында Корноухово картлар йорты беренчеләрдән булып оешты дисәк тә дөрес булыр.

    Безнең эшләребезне уңай бәяләп, бүлеккә беренчеләрдән булып яңа машина бирделәр. Аны Мәскәүгә барып алып кайттык. Бу эшләрне оештыруда, башлап йөрүдә интернатның беренче директоры Михаил Нифонтов зур өлеш кертте. Ачылуның беренче көннәреннән үк егермеләп ветеран яши башлады.

    Директор алар өчен якын кеше-улы, туганы, дусты да булды. Михаил Нифонтов вафат булганнан соң анда олы йөрәкле, тырыш, уңган Рәмзия Сатдинова килеп, ветераннарның якын кешесенә әйләнде. Аңа, коллективка шушы изге эшләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзер анда яшәү өчен якын-тирә районнардан да киләләр. Алар интернаттагы хезмәткәрләргә бик рәхмәтле. Мәрхүм булганнарны, кадерләп, үз диненә туры китереп соңгы юлга озаталар.

    -Үз нигезеңдә яши алмагач, картлык безнең өчен шатлык түгел. Шулай булса да яныңда шундый изгелекле кешеләр булганда тормыштан туеп булмый,- ди ветераннар.

    Гәүһәрия Галимова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: