Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе кәсепчеләре хезмәте дөньяга танылган

    Яшәеш барлыкка килү белән кешеләр тормыш-көнкүрешкә яраклы әйберләр ясый башлаган. Шулай һөнәрчелек барлыкка килгән. Борынгы бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгәчә яшәп килгән һөнәрчелекнең күп төрләре билгеле. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", -дигән татар халкы. Чыннан да, эш юк дип зарланып утыручылардан аермалы буларак, кулыннан эш килгәннәр күпкә яхшырак, мул тормышта...

    Яшәеш барлыкка килү белән кешеләр тормыш-көнкүрешкә яраклы әйберләр ясый башлаган. Шулай һөнәрчелек барлыкка килгән. Борынгы бабаларыбыздан сакланып калган, хәзерге көнгәчә яшәп килгән һөнәрчелекнең күп төрләре билгеле. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", -дигән татар халкы. Чыннан да, эш юк дип зарланып утыручылардан аермалы буларак, кулыннан эш килгәннәр күпкә яхшырак, мул тормышта яшиләр. Элек-электән районыбызда чана, чабата, чүлмәк, комган, сандык, ясап, куян, кәҗә мамыкларыннан шәл бәйләп сату иткәннәр. Алар хәзер дә бик популяр.
    Элек-электән шәл бәйләп сату белән дан тоткан Күгәрчен авылы халкы хәзер дә бу шөгыльне кулдан төшерми. "Без яшь чакта бергә җыелып шәл бәйли идек. Хәзер андый гадәт бетте. Һәркем үз өендә эшли",-ди, уңган-булган апайларның берсе Диләрә Габдрахманова. Аларны алты яшьтән үк шәл бәйләргә өйрәткәннәр. Бу эш буыннан-буынга күчеп килә. Диләрә апаның кызлары да бу һөнәрне үз итәләр. Зур шәл белән беррәттән өчпочмаклы косынкалар, калган мамыктан носки һәм бияләйләр бәйлиләр. Аларны бәйләү генә түгел, сатып акча итәсе дә бар. Шул максаттан Татарстанның бик күп районнарына йөриләр. 70 яшен тутырган Диләрә апа бу көннәрдә Норлат районына барырга әзерләнә. "Дүртәр көн йөреп кайтабыз. Безнең илдә кеше бик мәрхәмәтле. Анда баргач ук квартирага керәбез. Рәхмәт йөзеннән йорт хуҗасына бәйләнгән әйберләрнең берсен биреп китәбез",-ди ул. Кайбер авылдашлары да аңа кул эшләрен сатарга биреп җибәрә. Әзерләрен сатып кайткач, алар яңадан бәйләргә керешәләр. Бер баруда алар унышар шәл, биш косынка, ун пар носки, биш пар бияләй сата икән. Бүгенге көндә шәл ике мең, косынка бер мең, носки ике йөз, бияләй йөз илле сумнан йөри.
    -Хәзер заманалар үзгәрде. Мамыкны килеп сатучылардан алырга була. Элегрәк аны Волгоград якларыннан барып, икешәр кич кунып алып кайттык. Ул вакытта бер шәллек мамык 60 сум торды. Кайбер шәлләрне мандырып, төсен дә үзгәртә торган идек",-дип сөйли Диләрә апа. Мамыкны яз башыннан ук бер елга җитәрлек итеп алып куялар алар. Аны кылларыннан арындырып аялыйлар, аннан эрлиләр. Шуннан матур итеп бизәкләп читен бәйлиләр. Аннан уртасына керешәләр. Крючок белән читләрен тоташтыралар. Бәйләп бетергәч, алар киерәләр. Бу эштә аңа кызлары һәм килене булыша. Аларның кулы-кулга иярми. Телевизор караган вакытта да куллары шәл бәйли. Диләрә апаларның хуҗалыгы да бик зур. Бозаулар асрыйлар, умарта тоталар, быел үстерергә 70 чеби дә алганнар. Бакчада төрле яшелчә, җиләк-җимешне дә үстерергә өлгерәләр.
    Күгәрчендә бу яктан, гомумән. уңган халык яши. Шуларның тагын берсе Рафаил Галиуллин. Колхозга рәссамчы булып кайткан егет гармунын да уйный, машина да йөртә. Шулай да аның күңеле агач эшенә тартыла. Иң беренче итеп бер сандыкны яңартып апасына бүләк итә, аннан соң үзе дә ясый башлый. Беренче ясаганнарын сеңелләренә бирә. Баштарак бабасыннан калган кораллар белән эшләсә, хәзер электр станоклары ярдәмендә ясый. "Элек калай табуы авыр иде, иваси балыгы савытларын кисеп бизәкләр ясадым. Аннары Алабуга шәһәреннән калай кайтарта башладым. 2010 елларда сатып алган егерме данә калаем бүгенгә кадәр җитте. Күгәрмәсен өчен, сары ягын майлап куеп сакладым",-дип сөйли ул. Сандык үз формасын югалтмасын өчен, җәен кипкән такталарны кышын яңадан мунчада киптереп куллана. Ул күбесенчә кыш айларында ясый. Һәр сандыкка да бизәкне төрлечә төшерә. Бер сандыкны ун көн эчендә эшли. Күбрәк вакыты калай эшләренә китә. 800 вак кадак та кагасы бар бит. Бер елга унөчләп сандык алып китәләр. Хәтта аның өчен Мәскәүләрдән дә киләләр. Әби-бабаларыбызның йолалары бүген дә саклана, бигрәк тә кияүгә баручы кызлар сандык сорый икән. Быел сандык биш мең тора, урындык 350 сум. Гөл өчен җайланмаларның берлесен йөз илле, ә өчлесен өч йөз сумнан алырга була.
    Моннан тыш, илһам килгәндә Рафаил абый аш-су өстәле, урындыклар, гөл савыты куяр өчен җайланмалар да ясый. Соңгысының эше катлаулырак икән. Җайланма матур булсын өчен юкә агачын кырып, шомартып, берничә кат буярга туры килә аңа. "Сабантуенда көрәшеп, улым Динар такта эшкәртү станогы алып кайтты",-ди ул сөенеп. Бу эштә аңа малае да булыша. Хәтта, әтисен дә уздыра башлаган.
    Көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра барган саен, районыбызда матур-матур йортлар калка. Биләмәләр көннән-көн киңәя. Берәүләр йортны агачтан салса, икенчеләре кирпечтән күтәрә. Сүзем шушындый йорт төзүчеләрнең берсе Рафис Хәбибуллин турында. Хезмәт юлын төзелеш оешмасында төрле эшләр үтәүдән башлый. Әкренләп үзе дә таш эшен өйрәнә. Ул эшләгән бригада районыбызның балалар табу йортын төзи. Оешма таркалса да, ул эшсез калмый. Йортлар салу белән шөгыльләнә. Үз һөнәрен яратмаса, мондый авыр хезмәтне башкарып булмас иде. Бар нәрсәне җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә, район халкы күбрәк аңа мөрәҗәгать итә. Кыштан ук заказ биреп куялар. Яз башы апрель аеннан ул эшкә тотына. Берсенә капка баганасы күтәрә, икенчесенә гараж төзи, өченчеләргә йорт сала. Эш башлаганчы, фундаментның тигезлеген прибор ярдәмендә тикшерә ул. Горизанталь тигезлеге, диагонале дөрес булырга тиеш. Шуннан соколын өя башлый. Аннан стенаның төп өлешенә керешә. "Һәр эшнең үз җае бар. Цементлы катнашма уртача куелыкта булырга тиеш. Ул чакта салган кирпеч тә буялмый",-ди ул. Елына ул өчәр йорт, берничә капка һәм гараж күтәрә. Көз коры килсә, декабрь айларына кадәр эшли. Кыш көне дә яраткан шөгыле бар, балыкка йөри.
    Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы, ди халык. Агач эшен үз итүче балта осталары да бар бездә. Бу һөнәр аңа әтисеннән күчкәндер. Бер яшеннән әтисез калган Фарат Хиҗапов үсә төшкәч, агач эшен үз итә. Мәктәптә укыганда ук утын лапасы, өй алдын, капкалар ясый. "Сәләт туганнан ук салынган була. Күңелендә булмаса, кешене өйрәтеп эшләтеп булмый. Теләге булганы үзе дә эшли", - ди ул. Гаиләсе белән район үзәгенә күчеп килгәннән соң ул үзенә бурадан бик матур итеп өй сала.
    Аның оста, пөхтә эшләвен күреп башкалар да чакыра башлый. Ул биш кешедән торган бригада җыя. Алар Мәшләктә мәчет төзи. Район үзәгендә идарә йорты күтәрә. Шәхси йортлар да салалар. Аларга кыштан ук заказ биреп куелган була. Өй салалар дип әйтүе җиңел булса да, күп тырышлык, төгәллек таләп итә торган эш бу. Башта фундаментын казып, цементлы катнашма белән тутыралар алар. Соколын күтәргән арада берәүләре әзер бураны струклый, шомарта. Аннан төп эш, бүрәнәләрне өеп күтәрү башлана. Түбәсе ябыла. Соңыннан эчке эшләре башкарыла. Идән-түшәм җәяләр, тәрәзә ишеген ясап куялар. Кыскасы, йортны ачкычы белән тапшыралар. Бу бригада Болгар җирендә барган төзелешләрдә: музей, тегермәнче өе, ресторан түбәләрен ясауда катнашкан.
    Бу язмамда эшчән райондашларыбызның берничәсе турында гына сөйләнде. Минем аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәсем килде. Ә андыйлар безнең районда бик күп. Берәүләр заказ белән бәлеш, өчпочмак, тортлар пешереп сату итәләр. Ә Яңа Саладан төрле размердагы чабаталар ясаучы сиксәннән узган Нәгыймулла Хәбибуллин ага исә үзенең сувенирлары белән дөнья шаккаттырып яши. Үзең эшләп тапкан мал бар нәрсәдән дә кадерлерәк икәнен раслап көн күрәләр алар.
    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: