Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хакимият эшчәнлеге: саннар һәм гамәлләр көзгесендә

    Агросәнәгать адымнары... Район буенча киләсе кышлату чоры өчен 12 мең тонна печән, 20 мең тоннага якын сенаж, 281 тонна яфрак азык хәзерләнде. "Логос" җәмгыяте исә бер шартлы терлеккә инде бүгенге көнгә үк 21 центнер шартлы берәмлектә азык хәстәрлеге күрде. "Масловский", "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе", "Кама" агрофирмасы да бу санны 15...

    Агросәнәгать адымнары...
    Район буенча киләсе кышлату чоры өчен 12 мең тонна печән, 20 мең тоннага якын сенаж, 281 тонна яфрак азык хәзерләнде. "Логос" җәмгыяте исә бер шартлы терлеккә инде бүгенге көнгә үк 21 центнер шартлы берәмлектә азык хәстәрлеге күрде. "Масловский", "Балык бистәсе азык-төлек корпорациясе", "Кама" агрофирмасы да бу санны 15 әр центнерга җиткерделәр.
    Коры һава шартлары игеннәрнең өлгерешен чагыштырмача 7-10 көнгә тизләтте. Быел урак 41 мең гектардан артык мәйданга исәпләнгән. 6 мең гектарда рапс, 1,5 мең гектарда көнбагышны җыеп алу планлаштырыла.Урып-җыю эшләрен башкарып чыгу 86 комбайн "җилкәсе"нә төшәчәк. Бер комбайнга 560 гектарда урып-җыю мәйданы туры килә.
    Агымдагы елның 1 июленә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 12893 кә җитте, бу узган елгылардан 595 башка артыграк. Малларның баш санын арттыру "Логос", җәмгыяте, "Шакиров", "Мәннанов" крестьян-фермерлык хуҗалыклары нәтитҗәле эшләделәр. Район буенча дуңгызларның баш саны 12 процентка үсте һәм гомум баш саны 11536 га җитте. Бу уңайдан, баш санын 1628 гә арттырган "Слобода" җәмгыятен аеруча мактап телгә алырга була.
    Ел башыннан 1424 тоннага якын ит җитештерелде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш 25 процент тәшкил итә. Бу юнәлештә "Слобода" җәмгыяте, "Закирова", "Кама" агрофирмасы, "Йолдыз", "Логос", "Масловский" җәмгыятьләренең эш нәтиҗәләре аеруча куандырырлык булды.
    Үткән шушы чорда 7676,5 тонна сөт җитештерелде, узган ел белән чагыштырганда үсеш 9 процент тәшкил итте. Сөт җитештерүдә "Балык бистәсе азык"төлек корпорациясе, "Кама" агрофирмасы, "Масловский" һәм "Аяз-Ойл" җәмгыятьләре коллективлары югары нәтиҗәле эшләделәр.
    Аграр секторда соңгы вакытларда ныклы позициясен урнаштырып килүче гаилә фермаларының эшчәнлегендә дә уңай, күркәм уңышлар күзәтелә. Бүгенге көндә 18 гаилә фермасы эшли, шуның 15 е югары технологик эшчәнлек алып бара. Планда аларны 30 га җиткерү күздә тотыла.
    Беренче яртыеллыкта район авыл хуҗалыгына 483 миллион сумлык инвестиция кертелде. Аның 279 миллионы яңа төзелешләргә һәм производство объектларын яңартуга юнәлдерелсә, 204 миллионы яңа техника һәм технологик җиһазлар сатып алу өчен булды.
    Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларны булдыру, ныгыту, үстерү максатында район халкы тарафыннан кредит алу күләме күзгә күренеп үсә бара. Әйтик, 2008 елда 122 кредит алынган булса, 2011 елда 688 гә җитте, ә инде 2012 елның башыннан кредит алучылар саны 342 кеше булды. Иң күп кредитны Яңа Арыш, Биектау, Шетнево-Тулуш авыл җирлекләрендә алдылар. Биредә һәр 100 хуҗалыкка 16-30 ар кредит туры килә.
    2012 елның 4 аенда эре һәм уртача саналган предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 12 мең сумнан артып китте һәм узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 процент тәшкил итте. Хезмәт хакы артуның югары темплары аеруча бюджет сферасына туры килә.
    Төзелешләр темплары...
    Хәзерге вакытта күләмле төзелеш эшләре 10 производство объектында алып барыла.
    Шуларның да иң куәтлесе-ул 1 миллиард 350 миллион сумга төшәчәк "Русский мрамор" төзелеше. Аны ел азагына файдалануга тапшыру күздә тотыла.
    350 миллион сумлык балык заводы төзелеше дә киң колачлар ала бара. 127 миллион сумга исәпләнгән Кама ярын ныгыту да төгәлләнергә тора инде.
    Район инде икенче ел рәттән район авыл Мәдәният йортлары төзү буенча Президентыбыз программасына керә. Быел исә Олы Солтан авылы Мәдәният йортлы булачак.
    Мәгариф объектларын ремонтлау һәм сәламәтлек учреждениеләрен заманча үзгәртү буенча Программалар кысаларында Масловка мәктәбен ремонтлау бара, 13 фельдшерлык-акушерлык пунктында капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре башкарыла. Иванаево авылында 5,5 миллион сумга исәпләнгән яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.
    Балык бистәсе поселогында гражданнарны аварияле торактан күчерү максатында 4 фатирлы һәм социаль ипотека кысаларында 12 фатирлы йортлар төзелә.
    Бу елда да Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү Программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Соңгы өч елда районыбызның 430 ветераны яшәү шартларын яхшырту өчен субсидияләр алдылар. Чиратта торган 19 ветеран буенча да чаралар күрелә. Быел алар өчен яңа 11 фатир файдалануга тапшырылачак.
    Балык бистәсе поселогының яңа районын төзекләндерү быел да дәвам итәчәк. Яңа урамнарны газлаштыру, аларга су һәм ут үткәрү өчен 13,4 миллион сумлык эш башкару планлаштырыла.
    Ел азагына кадәр 411 фатирны индивидуаль җылытуга күчерү өчен конкрет чаралар күздә тотыла.
    Балык бистәсе поселогын су белән тәэмин итү әлегә үзәк проблема булып кала. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен яңа 3 скважина казыту планлаштырылды. Бүгенге көндә аның берсе буенча эшләр төгәлләнде дә инде. Калган икесен якын вакытта файдалануга тапшырып, әлеге проблема көн үзәгеннән төшеп калыр дигән ышаныч бар.
    Бүгеннән үк яңа ягу сезонына әзерлекне башлау-көнүзәк мәсьәләгә күтәрелде. Бу максаттан махсус штаб төзелде һәм 27 августка район буенча ягулык системасын тулы әзерлеккә китерү максаты куелды.
    2012 елда каты кталам белән Котлы Бөкәш-Мам.Каз. Чаллы (1 км.) юлы төзелә. Балык бистәсе-Котлы Бөкәш (7,8 км.) юлы ремонтлана, М 7 "Волга"-Олы Укмас-Кече Укмас, М 7 "Волга"-Иванаево, М 7 "Волга"-Шомырбаш юллары төзелә.
    Кыскасы, тармаклардагы ышанычлы адымнар, безнең һәркайсыбызны өметтә яшәтергә тиеш. Ә якты өмет кешенең иң ышанычлы юлдашы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: