Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Этләр һәм этлекләр...

    Яхшы хуҗа этен урамга чыгармый,-дигән канатлы әйтем бар. Ә чыгарганы-димәк, хуҗасыз этнең хуҗасы була инде түгелме?

    Ни кызганыч, мәктәпкә атлаган укучыны, эшкә барган туташ-ханымнарны куркытучы, узгынчы машиналарга ташланучы "сукбай" этләргә һәрдаим юлыгып торабыз. Юлыгу гына бер, юк-юк та, кемнәрнедер тешләп "шок" хәленә китергән, хастаханәгә илткән очраклар да еш кабатланып тора. Әле күптән түгел генә, редакциягә полиция хезмәткәрләре нәни бер сабыйны кыргый этләрдән коткарып калганнар, дигән хәбәр килеп иреште. Моның нинди ачы хакыйкать булуын, бәлага таручылар үзләре генә белә. Хуҗаларына "читтән торып" ләгънәт укыла. Аз гына уйланыйк әле! Балачагында эт тешләгән сабый гомере буе эттән куркып яши. Бу хакыйкать! Эт кешенең дусты дигән тәгълиматны аңлатып кара син аңа? Чүплектә актарынып яткан этне күргән бала да "кеше дустына" үз күзлегеннән карап нәтиҗә ясыйдыр, минемчә. Эт асрыйсың икән, нигә син хокукый таләпләргә һәм дә әхлакый кануннарга буйсынып яисә шул калыпларда яшәмәскә тиеш соң әле без? Дөрес, моның өчен административ чаралар, штраф санкцияләре дә каралган. Моның камчысын сирәк-сирәк татучылар да бар. Әмма, монда эт хуҗасының бөек һәм биек зарурлык калебе: ул аңа эт итеп түгел, дус итеп карарга тиештер. Борынчык кигез, янәшәңдә каеш белән чыгып йөреп кайт. Менә шул очракта, сине аның чын дусты да, хуҗасы да булырсың! Кемнәрдер ваемсызлык корбаннары да булмаслар. Район үзәге тирәли салынган чаңгы юлларында өере-өере белән каршыга чыгучы, йә булмаса янәшә "стартка" чыккан кыргый этләрне күргәннән соң, уйлар яманрак кайтавазланадыр. Аларны атарга ярамый, агу биреп юк итү шулай ук законнарга сыймый торган гамәл. Ә махсус челтәр ау капканнарында эт аулаучыларга юлыккан юк әлегә! Монда бер нәтиҗә өстенлек белән калка. Үзеңне, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итәсең икән, этеңне "кыргыйлык" язмышына хөкем итмә! Бу безнең әхлакый, намуси бурычыбыз!
    Эт турында сүз киткән икән, этлек гадәтләребезгә дә тукталып китик инде. Җәяүләп эшкә барган мәлдә наян һәм дә "текә" бер яшүсмерне күзәтеп барам.Тротуар читенә утыртылган яшь үсентеләрнең ботакларын сындырыпмы сындырып атлый бу. Иңеннән кагып сүз дәшкәч кенә әлеге "геройлыгыннан" тукталды. Кинәт кенә, туган авылымда аның тирәсен яшеллеккә төрүче, елга-ерганак читләренә кечкенә урманчыклар булдырган Галәметдин абый (инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын!) искә төшеп китте. Чыннан да берүзе генә дә үзлектән берничә меңләгән агачлар утырткан кеше ул. Соңгы очрашуыбызда, сыкранып сөйләгәнен хәтерлим: энем, ни диеп тә аңламыйм кешеләрне, утырткан каеннарымны себерке өчен кисеп, аударып китәләр. Югыйсә, күңелем белән авыл матурлыгы өчен янып йөрим бит, дигән иде. Балтадан кыйгачлап өзелгән яшь үсентеләрне күреп, Галәметдин абый белән янәшә басып торганда йөрәк шактый бимазаланып яшьләнгән иде. Бу шәлдән, тагын бер гыйбрәти мисал, район үзәгендә яшәүче, инвалид Вячеслав Букин агачтан гаҗәеп сыннар ясап бер әкияти бакча барлыкка китергән иде. Мәктәп укучылары экскурсияләр оештырып бу матурлыктан сокланып йөргәннәре, аның эшләрен газета битенә төшереп меңләгән укучыларны сөендергәннәребез дә хәтердә. Һәм көннәрдән бер көнне аяныч хәбәр килеп иреште. Вячеславның бакчасындагы сыннарның бер өлешен урлап чыкканнар, алай гынамы калганнарын да вандализм канлылыгында юкка чыгарганнар. Күпме кеше кызыксынып килә иде бирегә?! Күпме балалар аның оптимистик рухына мәдхиядә иделәр?! Һәм менә нәтиҗә: этлек! Ничек адәмнәр атлаган җирдән атлый бу "эт җан"? Күпме еллардан соң да ике кулы "суга төшкән" инвалид Вячеслав һәм аның тирә-юньгә, кешелеккә нур сибеп торган сыннары күз алдыннан китми. Мин инде аның шуннан соң сыннар ясавы хакында ишеткәнем булмады.
    Бу очракта, бер гөнаһсыз этләр һәм этлекләр артына яшеренгәннәр хакында каләм чарларга җөрьәт итүем-нәтиҗә ясар, уйланыр, сабак алыр өчен мәслихәти гамәлем буларак кабул ителсә иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: