Эшкә мөнәсәбәт сөендерә

Узган атна ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре һәм "Россельхозцентр"ның бүлек башлыгы Елена Крошечкина белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек мөдире Рөстәм Мәрдәнов катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып урып-җыюга әзерлекләренә бәя бирде.
Тикшерүне гадәттәгечә лаеклы рәвештә район капкасы дип йөртелгән "Кама" агрофирмасыннан башладык. Биредә быел 6 комбайн урып-җыюда катнашачак. Без булган көнне инде аларның 5 се борчак һәм арыш суктыруга керешкән иде. Иң куанычлычы, игенче-механиаторларның эшкә мөнәсәбәте сөендерә. Алар барысы да бер авыздан диярлек үстерелгән игеннең бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу уе белән йөри. Казаклар авылы янәшәсендәге кырда арыш суктыруга агалы-энеле Шәкүровлар чыкканнар. Динар белән Дилүс инде икенче ел Урахча авылыннан килеп уракта катнашалар. Игенче хезмәтенә икесе дә агротехник көллиятендә өйрәнгәннәр. Хуҗалыкның машина-трактор паркында һәм ындыр табагында да тулы тәртип күзгә ташлана.
Күрше "Масловский" акционерлык җәмгыятендә елның-елындагыча уракка җентекләп әзерләнгәннәр. Әйтүләре буенча урып-җыюда катнашасы 4 "ДОН" комбайны да бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. Монда да барлык игенчеләр бай тәҗрибәлеләр. Габделхәй Йосыпов белән Ринат Сафиуллин тырыш хезмәтләре өчен икесе дә Татарстанның атказанган механизаторы дигән мактаулы исемне йөртәләр. Рәдиф Гарипов белән Габдрәшит Мингәрәев тә елның-елында алгы сафларда бара. Быел да техникаларын кат-кат күздән кичереп ремонтлаганнар. Кызу эш вакытында берсенең дә тик торасы килми шул.
"Азык-төлек корпорациясе", Фаворит", "Кулон" хуҗалыклары һәм "Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыятендә дә урып-җыюга әзерлек яхшы. Хәтта комиссиядәгеләр дә бәя биргәндә беркадәр уңайсыз хәлдә калдылар.
-Быел без Биектау, Лаеш, Питрәч, Теләче район хуҗалыкларын күздән кичердек. Хәлләр һәркайсында диярлек бер дәрәҗәдә. Ә менә Балык бистәсе хуҗалыкларында быел шактый зур хәзерлек чаралары күргәннәр. Иң куанычлысы, комбайнчыларның барысы да җирле кадрлардан комплектланган. Башка күрше районнарда "кыр кораб"ларында башлыча, Чувашия, Марий-Эль республикаларыннан килгән механизаторлар эшли,-ди ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рөстәм Мәрданов. Шулай итеп, урып-җыюга әзерлек буенча иң югары балл җыеп беренчелекне "Востокзернопродукт" игенчеләренә бирделәр. Икенче урынга масловкалылар лаек булды. "Кулон" белән "Азык-төлек корпорациясе" икесе дә тигез балл җыеп өченче урынга ия булдылар. Хәзер инде аларның барысына да бу мактаулы урыннарны практик эштә дәлилләргә кирәк булачак.
Комиссия тикшерүе узгач та масловкалыларның 170 гектар мәйданны биләгән арыш басуына Марат Вәлиев "Магдон" комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуга кереште.
Рәсемдә: комбайннар әзерлек сызыгында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.400
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.500
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.4500
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.13700
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.11100
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.18200
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.16700
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.25700
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.11600
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.16900
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.8800
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.20700
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.400
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.500
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.4500
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.13700
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика