Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен”

    Әле шушы көннәрдә генә Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен ага Гыйлемҗанов 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов аңа РФ Президентының котлау телеграммасын җиткерде һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Тантанада халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина белән Юлсубино авыл җирлеге...

    Әле шушы көннәрдә генә Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен ага Гыйлемҗанов 90 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов аңа РФ Президентының котлау телеграммасын җиткерде һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Тантанада халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина белән Юлсубино авыл җирлеге Советы сәркатибе Эльмира Зыятдинова да катнаштылар һәм юбилярны кайнар котлап изге теләкләрен җиткерделәр.
    Ни кызганыч, районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара. Ә менә Хөсәен ага кебек ачы сугышның башыннан ахырынача йөрүчеләр исә бүген бөтенләй юк дәрәҗәсендә.
    Ветераныбызның гомер юлы иң авыр елларга туры килә. Авылда ишле гаиләдә туып үсә ул. Күрше Күгәрчен авылына йөреп 7 сыйныф белем ала. Аннары колхозда төрле эштә катнаша башлый. Ат, үгез җигеп җир эшкәртә. Әтисе яшьли вафат булганга, малай бәхетле балачагын хәтерләми дә хәтта. Кечкенәдән өлкәннәр янәшәсендә эшкә өйрәнеп зур хезмәт чыныгуы алып үсә ул. Яше җиткәч, 1941 елның ямьле май аенда авылдашлары аны хәрби хезмәткә озатып калалар. Өч ел гражданлык бурычымны үтәп кайтам да, кабат әниемә апа, сеңелләремне үстерешергә булышам, дип киткән егет, тиздән үлем белән күзгә-күз очрашырмын, 8 ел гомеремне читтә үткәрермен дип башына да китерми. Балтыйк буе республикаларының берсенә килеп урнашып хәрби күнекмәләр үтәргә дә өлгерә алмый кала алар. Илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә. Шуннан башлана инде михнәтле тормыш. Һәркөнне диярлек каты бәрелешләр, туктаусыз утка тотулар, контрһөҗүмгә күтәрелү, үлем белән тарткалашучы яралылар... Бу ачы язмыш кыенлыкларын җиңеп, олы җиңүгә булган ышанычны югалтмыйча алар илебезне, аннары Эстония, Украина, Белоруссия, Польша, Румыния җирләрен фашист илбасарларыннан азат итеп, дошманның өне Берлинга килеп Бөек Җиңү көнен каршылыйлар.
    -Үз гомеремдә иң сөенечле, шатлыклы көнем, мөгаен, ул 9 нчы май булгандыр,-дип искә ала Хөсәен ага үткәннәрен. Әмма ничек кенә авыр, кыен еллар булмасын, ул солдат махоркасы белән фронт йөз граммын авызына да алмый. Бәлки шуңа да бу яшемә җиткәнмен, ди ветеран. Сугыш ветераны тату гаиләдә 4 бала тәрбияләп үстерүләре хакында әйткәч, аның тормыш иптәше Зәйтүнә ападан 64 ел бергә гомер кичерүләре хакында сорамый булдыра алмадым.
    - Һәр гаиләдә төрле хәлләр була ул инде, олан. Тик урамга ашыгырга ярамый. Тормышыбыздагы аңлашу да шуннан килә,-диде ул. Сугыш ветераны да бераз уйланып утыргач, бер-береңне хөрмәт итү, сабыр булу бик мөһим, дип өстәп куйды. Ә сабырлык дигәннәрен аларга Ходай кызганмаган. Әнә авыр сугыш елларыннан соң да нәни балаларын җитәкләп колхоз эшеннән калмыйча йөрүләре, бәрәңге араларын эшкәртү, чөгендер утау, чалгы белән иген уру, болында печән чабуны ничек онытырга мөмкин. Авыр сугышларны кичеп кайткан фронтовикны колхозда ферма мөдире бригадиры итеп тә билгелиләр. Ул чорларда Зәйтүнә ападан сезгә беркадәр җиңелрәк булгандыр инде дигән сорауга ул:
    -И, олан, ул вакытларда миңа әле икеләтә авырга туры килде. Һәрвакыт беренчеләрдән булып кырга мин чыгып китә идем. Безнең Хөсәен шундый чын коммунист булды инде ул,-дип җавап бирде. Бүгенге тормышыбыздан бик канәгатьбез. Дөньялар гына тыныч, имин булсын. Без кичергән авыр сугыш елларын бүгенге буын вәкилләренә татырга язмасын. Аллага шөкер, балаларым тәртипле, тәүфыйклы булып үстеләр. Һәркайсының яраткан эше, гаиләсе бар. Ике киленебез дә үз кызыбыз кебек якын, безгә кадер-хөрмәт күрсәтәләр,-ди ветеран.
    Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен ага Гыйлемҗановның бүген 13 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Алар төпчек улы Әхмәт белән килене Сәрия гаиләсендә төп йортта гомер кичерәләр. Бу нигездә бабайның әти-бабалары гомер иткән. Сугыш ветераны хәтта җиде буын бабаларын да санап чыкты. Бүгенге тормышны һич кенә дә элеккегеләре белән чагыштырып булмый шул. Болын хәтле олы йорт, берсеннән-берсе матур, зиннәтле җиһазлар, шәһәр фатирларыннан һич кенә дә калышмыйлар. Җылы, салкын су, канализация-барысы да өйдә. Бер сүз белән әйткәндә бөтен коммуналь уңайлыклары бар. Менә шундый яхшы шартларда кадер-хөрмәттә гомер кичерә Бөек Ватан сугышы ветераны.
    Рәсемдә: Хөсәен ага белән Зәйтүнә апа Гыйлемҗановлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: