Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы  башкарма комитетының архив бүлеге мөһим эш башкара

    Җиде буын бабаларыңның исемен бел, шәҗәрәсен сакла! Алга таба балаларыңа һәм оныкларыңа калдыр! Бабасын оныткан – алдагысын оныткан. Мәшһүр язучы Аяз Гыйләҗевның әлеге сүзләре күпмедер дәрәҗәдә архивлар эшчәнлеге миссиясен дә чагылдыра. Үткәннәр һәм бүгенге арасындагы бәйләнешне саклаучылар, яшь буынга тарихи тамырларыбыз белән бәйлелекне рухи ныгыту мөмкинлеген тудыручылар буларак, безгә олы  бурыч  йөкләнгән.

    Документлар саклау, комплектлаштыру, Татарстан Республикасы Архив фондындагы документларны куллану һәм исәпкә алу, шулай ук  район территориясендә  архив эшчәнлеге белән идарә итү функциясен Балык Бистәсе районы  башкарма комитетының архив бүлеге  башкара. Ә инде  район тарихына күз салсак, архив эше башкарма комитет составында аерым звено буларак 1964 елда оешкан һәм бүгенге көнгә кадәр актив эшләвен дәвам итә.
    Архив өлкәсендәге кануннар буенча төп эшебез тарихи, фәнни, социаль, мәдәни, икътисадый әһәмияте булган документлар туплау булса да, бүгенге көндә эш вакытының күп өлешен шәхси затлардан кергән һәм пенсия яшенә житеп килүче гражданнарыбызның эш стажы, шул елларда алган хезмәт хаклары, льготалы пенсиягә хокукны раслау өчен мәгълүматлар, хезмәт кенәгәсенә теркәлмәгән, бала чакта (каникул чорларында) эшләгән вакытларны ачыклаудан гыйбарәт.
    2011 елны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (ул вакытта – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе) белән Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге арасында электрон рәвештә мәгълүмат алмашу турында килешү төзелде. Аның нигезендә Пенсия фонды архивтан кирәкле документларны сората. Пенсиягә чыгар алдыннан кешегә теге яки бу документ, я эшләгән урыны турында мәгълүмат җитеп бетми икән, аңа моның өчен дәүләт архивына барып йөрмәсә дә була. Барысын да Пенсия фонды хезмәткәрләре сората ала, бу эшне күпкә тизләтә, халык өчен дә уңайлы.
    Кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең барысы да бердәм системага теркәлә һәм документның  төренә карап 8 -30 эш көне эчендә язмача җавап бирелә.
    Соңгы елларда бу төр хезмәткә ихтыяҗ бик артты, узган ел архив тарафыннан шәхси затларның эш стажына, хезмәт хакына кагылышлы сораулар буенча 950   архив белешмәсе әзерләнде. Шулай ук район башлыгы, башкарма комитет суд   карарлары, пай жирләрен хосусыйлаштыру өчен бирелә торган күчерелмә язулар алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр саны да елдан-ел арта. Быел алар 235 кә  җитте. 
    2019 елның 1 ноябренә  бүлектә  198 фонд исәпләнә: аларда 1926 елдан башлап  2015 елга кадәрге 27530   данә документ саклана. Аларның  17262 се идарә документлары, 10262 - шәхси состав буенча документлар, 86  – фотодокумент,  6 данә  – шәхси чыгыш документлары. Күргәнегезчә, шәхси документлар күп түгел, чөнки бар кеше дә үзе өчен кыйммәтле булган документны архивка тапшырырга әзер түгел.  Ә андый документлар рәсми документларда теркәлми торган сирәк, уникаль мәгълүматларны саклыйлар, вакыт атмосферасын, характерлы детальләрне чагылдыралар. Шуңа да алар тикшерүчеләрдә зур кызыксыну уяталар. Архивлар исә бу кыйммәтле документларны үсеп килүче буынны гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, гражданнарның үзаңын камилләштерү максатында актив кулланалар. Шушы форсаттан файдаланып  барлык райондашларга мөрәҗәгать итәсем килә.  Район тарихында үз эзләрен калдырырга теләүчеләр шәхси документларын    (медаль, орден, Почет грамотасы, фотографияләр) саклау өчен архив бүлегенә тапшыра алалар. 

     

    Рушания Хәниева,
    район архив бүлеге начальнигы.


     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама