Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә ваканцияләр ярминкәсе узды

    Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Агротехник техникумының актлар залында эш эзләүчеләр, мәктәп укучылары, эш бирүчеләр белән уку һәм эш ярминкәсе үткәрде. Эш бирүчеләр үзләрендә булган ваканцияләр белән таныштырдылар. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина әйтүе буенча, Корноухово авылындагы "Картлар йорты"нда, "Акчарлак" приютында, район үзәк шифаханәсендә эш урыннары бар....

    - "Соры базар", дибез. Эш кенәгәсез генә кешегә эш бирүчеләр бар. Мондый очракларга юлыксагыз, безгә хәбәр итегез. Чөнки пенсиягә чыкканда күңелсез хәлдә калучылар бар. Безнең үзәк аша Казан шәһәре уку үзәгенә электр эретеп-ябыштыручы, компьютер һәм башка белгечлеккә укырга бара аласыз. Шулай ук бездә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча махсус программа эшли,-ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина.

    Соңгы елларда тракторчы һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр бик күп булган. "Тракторчыларга кырда гына түгел, төзелеш компанияләрендә сорау күп. Кышкы чыгарылышта кырык студент тракторчы-машинист документы алып чыктылар. Бездә укып чыккан һөнәр ияләре һәр җирдә кирәк. Һөнәр сайлаганда игътибарлы булсагыз иде",-ди Агротехник техникумының директор урынбасары Вера Ненастьева.

    Соңыннан бирегә килүчеләр үзләрен борчыган сораулар белән эш бирүчеләргә мөрәҗәгать иттеләр.

    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: