Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы халыкны социаль яклау бүлегендә конкурс үтте (ФОТО)

    Шушы көннәрдә генә район халыкны социаль яклау бүлегендә бу учрежденияләрдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләр исеменә Бөтенрәссәй конкурсының зона бәйгесе үтте.

    Аңа күршеләрдән ун районның социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре җыелган иде. Һәр җитәкче үз төбәкләреннән 8 номинацияле иң яхшыларны тәкъдим иттеләр. Бәйгенең жюри комиссиясен республика гаилә һәм балалар эшчәнлеген кординацияләү үзәге вәкилләре Иван Мелюков белән Гөлнара Корпухина җитәкләде. Һәр районнан алар ихтибарына күп еллардан бирле хезмәт куеп югары нәтиҗәләргә ирешкән, коллективта һәм авыл кешеләре арасында хөрмәт яулаган хезмәткәрләрне тәкъдим иттеләр.

    Жюри карамагына аларның һәркайсы альбомнар һәм көндәлек эшләрен чагылдырган видио роликлар алып килгәннәр. Менә шуларны бергәләшеп, карап чыккач, үзара фикерләшеп, уртак нәтиҗәгә килделәр. Ачык тавыш бирү юлы белән беренче, икенче, өченче урыннарны билгеләделәр. Республика вәкилләре билгеләп үткәнчә " киң катлам халык арасында балалар һәм өлкәтннәр белән эшләүче социаль хезмәткәрләрне барысына да югары бәя бирергә мөмкин". Чөнки көндәлек эшләрендә аларга шактый катлаулы һәм авыр мәсьәләләр белән күзгә күз очрашырга туры килә.

    Әлеге Бөтенрәссәй конкурсына да һәрбер районнан бай тәҗрибә туплаган, абруйлы хезмәткәрләр генә тәкъдим ителгән иде. Кайбер районнарның социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен җан атып, аларга югары урыннар бирү өчен шактый тарткалаштылар.

    Тулырак язманы газетадан укый аласыз.

    Идрис Аметов.

    Фотолар авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: