Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш

    Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приюты да алыштыра алмый инде. Һәр балага гаилә кирәк.

    Соңгы вакытта ятимнәр, асрамага бала алган гаиләләр, аларга дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләр еш күтәреләләр. Аларның күбесе уңай хәл дә ителә. Без ятим балаларны илебезнең киләчәге буларак кабул итәргә тиешбез. Бу эштә төп басым гаиләгә ясала.
    Бүгенге көндә ата-анасыз, гаиләсез балаларны урнаштыруның өч формасы бар. Опека һәм попечительлек, асрамага, уллыкка (кызлыкка) алу. Опекуннар һәм асрамага бала алган ата-аналар пособие һәм хезмәт хакы алалар. Педагогик һәм медицина белеме булганнарга 50 процент күләмендә өстәмә түләнә. Инвалид бала тәрбияләүчеләр 30 процент өстәмә алалар. Ә туган булган опекуннарга пособие генә бирелә. Баланы уллыкка алучылар аны үз баласы кебек тәрбиялиләр.
    -Районда инвалид, ятим балаларның хокукларын саклау буенча даими һәм максатчан эш алып барыла,-ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гүзәлия Баһаутдинова. -Безнең төп бурыч опека яки попечительлеккә мохтаҗ булган балаларны вакытында ачыклау, аларга оптималь тормыш шартлары тудыру, хокукларын яклау. Бүгенге көндә 35 асрамага алган гаиләдә-62, опекун гаиләләрдә 38 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләр безнең даими күзәтү, игътибар астында тотылалар. Нигездә бу балалар Балык бистәсендә яшәүчеләрдә тәрбияләнәләр, ягъни районыбызда калалар. Балигъ булмаганнарны урнаштыру буенча мәсьәләне хәл итү мәгариф учреждениеләре, социаль яклау бүлеге һәм полиция белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Кызганычка каршы, күп очракта балалар ата-аналары исән килеш ятим калалар. Хәер аларны ата-ана дип әйтергә тел дә әйләнми инде. Алар балаларын ташлап китәләр, бер ишләре ата-ана хокукыннан тулысынча яки өлешчә мәхрүм ителәләр. Узган ел ата-ана хокукыннан мәхрүм итү буенча 10 эш судка җибәрелде. Шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 5 балигъ булмаган бала ачыкланды. Алар барысы да гаиләләргә урнаштырылдылар. Бүгенге көндә уллыкка алу республика үзәгендә тагын бер гаилә баланы уллыкка алу буенча кандидат булып тора.
    Балаларны тәрбиягә алырга, алар өчен чын ата-ана булырга теләүче игелекле кешеләр аз түгел бездә. Бу куанычлы күренеш, әлбәттә. Районда опекунлыкка кандидатларның мәгълүмат банкы оештырылды. Әмма иң элек шундый җитди адымга барырга җыенган һәр кеше белән әңгәмә үткәрәбез. Аларга хокукларын һәм бурычларын аңлатабыз. Шуннан соң гына документлар җыю, опекунлыкка кандидатларның тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү башлана. Алар мәҗбүри рәвештә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә чакырылалар. Булачак опекуннар асрамага бала алучы ата-аналарның республика мәктәбендә укыйлар. Шулардан соң гына гражданнар опекунлыкка кандидат сыйфатында исәпкә куелалар. Күргәнегезчә, бу игелекле эшкә иң лаеклылар гына сайлана.
    Чит балалар булмый диләр. Алар барысы да безнеке. Сабыйларның язмышы өчен дәүләт кенә түгел, тулаем барлык җәмәгать һәм һәрберебез җаваплы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: