Америка кунагы канәгать калды

Узган ел Бөтендөнья банк вәкилләре районыбызда булып, мәктәпне мәгълүмати-технология белән җиһазлау мәсьәләләре турында сөйләшү алып баргач, аның шулай тиз арада киң кулланыш табачагына күпләр ышанмады.
Дөресен әйтергә кирәк, үзләре дә районыбыз мәктәпләрендә балаларның яңа технологияне үз итүләренә нык гаҗәпләнделәр. Бу тәҗрибәне районда киң куллану максатыннан мәгълүмати-технологияне файдалану үзәге буларак, гимназияне сайлап алулары очраклы хәл түгел. Бөтендөнья банкы тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны нинди максатта файдаланулары, аларның компьютер сыйныфларында балаларга заманча технологияне тирәнтен өйрәтү белән кызыксынып кунаклар гимназия укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерделәр, дәрестә бу технологиядән файдалану алымнарын өйрәнделәр. Әйтергә кирәк, алар бездә күргәннәре һәм сораштыруларыннан канәгать калды. Соңыннан район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков "Түгәрәк өстәл" артында чит ил вәкилләре белән очрашып әңгәмә корды. Очрашуда консультант Дмитрий Хмель, Бөтендөнья банкы вәкиле, мәгълүмати коммуникацион технологияне файдалану буенча баш белгеч Майкл Трукено һәм консультант Дмитрий Чугунов белән фикер алышу барышында төп темадан аз гына читкә тайпылып районда нәшер ителүче газета эшчәнлеге һәм анда мәгариф, алдынгы технологияне ничек яктыртулары белән дә кызыксындылар.
-Иң элек без бу заманча технологияне Рәсәйдә һәм Әрмәнстан республикасында файдаланырга булдык. Дөресен әйтим, күрше регионнарга караганда татарстанлыларның яңалыкны тиз отып, аны эффектлы куллана башлаулары киләчәккә матур өметләр уята,-ди Америка кунагы.
Укучылар белән аралашудан да алар канәгать калуларын белдерделәр.
-Безнең хезмәттәшләребез 3 төркемгә бүленеп республиканың барлык районнарында мәгълүмати-технологияне куллану һәм файдалану ысулларын өйрәнде. Соңыннан барлык мәгълүматларны бергә туплаячакбыз. Алдан ук Балык бистәсе гимназиясендә балаларның яңалык белән кызыксынулары, күп белергә омтылулары хакында әйтергә була. Сораштырулар вакытында укучы балалар бу технология белән тәүлегенә күпме вакыт шөгыльләнергә мөмкин булуы, аның сәламәтлеккә зыяны турында да кызыксындылар. Болар бар да укучыларның нык алга китүләре турында сөйли,-ди делегация җитәкчесе, консультант Дмитрий Чугунов.
Соңыннан Бөтендөнья банкы вәкилләре балаларның буш вакытларын файдалы үткәрүләре, нинди спорт төрләрен үз итүләре белән дә кызыксындылар. Алар спорт комплексында булып халкыбызның иң популяр спорт төре көрәш белән шөгыльләнүче укучыларның күнекмә процессын зур кызыксыну белән күзәттеләр.
Рәсемдә: "Түгәрәк өстәл" артында очрашу.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.200
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.900
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.1000
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.4600
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.13800
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.11200
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.18300
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.16800
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.25800
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.11700
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.17000
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.8900
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.200
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.900
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.1000
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.4600
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика