Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Һаман шул бер чүплек башы

    Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксак та, йорт каршыларына, бакча коймасы буйларына тәртипсез рәвештә өелгән төзелеш матераилларына, ком-таш өемнәренә, ул гына да түгел, төзелештән калган чүп-чарга тап буласың.

    Районыбызның кайсы гына авылына барып чыксак та, йорт каршыларына, бакча коймасы буйларына тәртипсез рәвештә өелгән төзелеш матераилларына, ком-таш өемнәренә, ул гына да түгел, төзелештән калган чүп-чарга тап буласың.
    Мондый күренешләр район үзәгендә дә җитәрлек. Ярый ла, материаллар төзелеш алып барган чорда гына урамда тотылса. Бу очракта да авыл җирлеге Советыннан рөхсәт алырга кирәк. Такта, бүрәнәләр еллар буе авылларыбызның йөзен ямьсезләп яталар бит. Һәр хуҗа үз җир биләмәсеннән читтә төзелеш материаллары, печән өяргә, чүп-чар түгәргә ярамаганын бик яхшы белә. Һәр хәлдә, авыл җыеннарында бу турыда кат-кат әйтелә. Матбугатта да даими рәвештә язып торабыз. Шуңа карамастан, административ комиссия каршына басучыларның күпчелеге "Без белмәдек, әйтмәделәр",-дип акланырга маташалар. Штраф түләргә акчабыз юк дип жәлләтәләр. Анатыш авылында якындагы чокырга капчыклап чүп түккән ханым: "Авыл җирлегендә көнкүреш калдыкларын ташларга контейнерлар да, махсус урыннар да юк",-дип дәгъва белдерде. Бу табигатьне пычратырга сәбәп була алмый инде. Әмма авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыю, түгү урыннары оештыру чарасын күрергә кирәк, әлбәттә.
    Административ комиссиянең соңгы утырышында Анатыш, Юлсубино, Биектау авылларында яшәүче дистәгә якын гражданин йорт каршыларында төзелеш материаллары өйгәннәре, урамга авыл читендәге чокырларга чүп-чар түккәннәре өчен 2 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар. Комиссия аларның күбесенең тиз арада йорт тирәләрен җыештыруларын, кайберәүләрнең авыр материаль хәлен исәпкә алып минималь штраф бирде. ТР административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе (җирлек территориясендә чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу) нигезендә гражданнарга 2000 нән 3500 сумга, урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 сумга, юридик затларга 200000 нән 500000 сумга кадәр штраф каралган. Мондый тәртипсезлек ел дәвамында тагын кабатланса, штраф күләмнәре бермә-бер арта.
    Административ комиссия каршына басып кызарасыгыз, кесәгездән шактый күләмдә акча чыгарасагыз килмәсә, участок инспекторларының килеп беркетмә төзегәнен көтеп тормагыз. Йорт тирәләрегездә тиешле тәртип урнаштырыгыз.
    мондый күренеш һәрбер авылда күзәтелә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: