Соңгы елларда районыбызда күпкатлы йортларны ремонтлау буенча зур масштаблы эшләр башкарылды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәкме?
Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Данис Низамов җавап бирә:
- Узган ел ике йорт төзекләндерелде. Октябрьская урамындагы 25 в йортның түбәсе ремонтланды, фасады җылытылды, подъезды тәртипкә китерелде. З. Шәймарданов урамындагы 46 йортта яшәүчеләр подвалларына су җыелудан җәфа чигәләр иде. Анда дренаж системасы ясалды, шулай ук подъезды да ремонтланды.
Быел капиталь ремонт программасына 2 йорт кертелгән иде. Советская урамы 47 йортта ремонт эшләре төгәлләнде инде. Аның да фасады тышланды, подъезды ремонтланды. Зәки Шәймарданов урамындагы 78 йортта да күп эш калмады. Түбәсе яңартылды, фасады җылытылды. Хәзер подъездын, су чыгару системасын ремонтлау эшләре бара. Подрядчы-"Радуга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (җитәкчесе Камил Шәрифуллин) алдына төзекләндерүне 9 майга төгәлләү бурычы куелды.
Нет комментариев