Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Ялгыш ясаган бер адым...

Полиция хезмәткәрләре, бу юнәлештәге белгечләр биргән мәгълүматларга караганда наркотик җитештерүчеләр нык остара, ә наркотикларның төрләре һаман саен заманга яраклаша бара. Наркотиклар мәйданын тоткан марихуана, героинны бүген "дизайн" синтетик төрдәгеләре алмаштыра. Кызганычка каршы, бистә җирлегендә дә бу "яман" кәсеп белән шөгыльләнүчеләр һәм наркотик кулланучылар "полиция капкынына" эләгеп торалар. Бүгенге көндә район...

Полиция хезмәткәрләре, бу юнәлештәге белгечләр биргән мәгълүматларга караганда наркотик җитештерүчеләр нык остара, ә наркотикларның төрләре һаман саен заманга яраклаша бара. Наркотиклар мәйданын тоткан марихуана, героинны бүген "дизайн" синтетик төрдәгеләре алмаштыра. Кызганычка каршы, бистә җирлегендә дә бу "яман" кәсеп белән шөгыльләнүчеләр һәм наркотик кулланучылар "полиция капкынына" эләгеп торалар. Бүгенге көндә район больницасының наркология бүлегендә 25 кеше исәптә тора. Агымдагы елда аларга кабаттан медицина раславы үткәрделәр. Район авылларында кыргый мәк үстерү очракларының кабатланып торуы, аларның плантацияләрен табып юкка чыгару фактлары гына да безгә тынычланырга кирәк түгеллеген искәртеп торалар. Моннан тыш, район прокуроры Азат Хусаинов руль артында наркотик средстволар кулланып йөрүчеләрнең һәм аларның җәмгыятькә аеруча куркыныч янаулары хакында еш телгә ала. "Аларны ачыклау һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү өчен кискен чаралар күрелергә тиеш",-ди ул. Әйе, без андыйларның нинди куркыныч янавына еш кына эш узганнан соң гына төшенәбез. Ә наркоман шофер тарафыннан һәлакәткә тарыган юлаучыны, йә булмаса велосипедта баручы яшүсмерне якыныгыз буларак күзаллап карагыз әле. Гафу итүләр икеле. Ә бактың исә ул янәшәбездә генә руль артына утырып йөри икән ләбаса.
"Безгә сыйфатлы мәгълүмат алу буенча эшне көчәйтергә, ярдәмчеләрне урыннардан эзләргә кирәк. Балык бистәсе районы наркотиклар куллану буенча тыныч нокта димәс идем. Моны еш кына ачылган җинаяти фактлар раслап тора",-диде наркотикларга каршы көрәш идәрәсенең республика вәкиле Сергей Лебедев, шушы темага узган район киңәшмәсендә.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев