Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Вакытында түләргә кирәк

Милек салымнарын түләү буенча физик затларга белдерү кәгазьләре тарату кампаниясе төгәлләнде.

Татарстан республикасы буенча федераль салым службасының 12 нче номерлы районара инспекциясе Чистай, Алексеевск, Балык бистәсе, Яңа Чишмә, Спасс районнарына хезмәт күрсәтә. Әлеге территорияләрдә 2011 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү буенча физик затларга салым белдерүе кәгазьләре тарату тәмамланды. Балык бистәсе районы гражданнарына 19,0 мең салым белдерүе җибәрелде. Аларда 5,8 мең күчемсез милек объекты, 8,4 мең транспорт чаралары һәм 12,8 мең җир участоклары турында мәгълүмат бар.
Салым түләүче физик затларның тагын бер кат исләренә төшерәбез. Хәзер барлык 3 милек салымында (милек, җир һәм транспорт салымнары) бер срокта 2012 елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Берүк вакытта сезне федераль салым службасының Татарстан республикасы буенча идарәсенең Интернет сайтына www. r 16. nalog. ru. керергә чакырабыз. Идарә сайтында салым отчеты формалары, түләү документлары өчен реквизитлар, программа чаралары һәм башкалар урнаштырылган. Моннан тыш Россия ФНСның "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Интернет сервизына тоташкан салым түләүчеләр мөстәкыйль рәвештә бердәм салым белдерүе кәгазен бастыра һәм салымнарны Интернет аша түли алалар.
Россия федераль салым службасының 12 нче районара инспекциясе 21 сентябрь көнне 9.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр, 22 сентябрь көнне 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көннәре үткәрә.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев