Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Укучылар белән зур бәйге

Район үзәк мәчетендә әле беренче мәртәбә мәктәпләрдә әхлак дәресләрендә актив катнашкан, ислам дине нигезләрен яратып өйрәнүче балалар арасында бәйге үтте.

Анда 100 дән артык укучы катнашты. Әлбәттә инде районның баш мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов балаларның болай актив булуына ихлас күңеленнән сөенечен белдерде. Киләчәктә дә гамәли фәннәр белән бергә дини йолаларыбызны үтәп, матур, күркәм егет һәм кызлар булып җитешеп, җәмгыятебез өчен файдалы кешеләр булуларын теләде. Шуннан соң район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сүз алды. Ул соңгы елларда укучы балаларыбызның әдәпле, тәртипле булып үсүләренә сөенүен әйтте. Ә монда инде аларга дини тәрбия бирүнең әһәмияте зур булуын белдерде. Киләчәктә дә мәктәпләрдә 4 сыйныфтан башлап укучы балаларга дин нигезләре өйрәтеләчәген искәртте.
Балалар чыннан да актив булып чыктылар. Һәрбер чыгыш ясаучы үзләренең яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. Һәр авылда диярлек бүген мәктәпләрдә дин нигезләре өйрәтелүе дә куанычлы хәл. Район үзәк мәчетендә дә бүген 50 дән артык бала гарәп теле графикасын, дин нигезләрен өйрәнәләр. Аларга монда бар күңелләрен биреп, сабыйларны әдәплелеккә өйрәтүче мөгаллимәләр Оркыя Фәсхетдинова, Наилә Садретдинова, Ислам университетын тәмамлап кайткан егет Айнур Садыйков, Фәнис Нурәхмәтов укыта. Шактый киеренке бу бәйгедә дә аларның шәкертләре актив катнаштылар. Догалар уку буенча Балык бистәсеннән Мөслим Фәсхетдинов, Котлы Бөкәштән Гүзәл Яруллина макталды. Азан әйтү бәйгесендә Күгәрченнән Булат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады. Ә Коръән уку бәйгесендә Зилә Фәсхетдинова-беренче, Чыршылы Елгадан Рәзилә Сафина белән Балык бистәсеннән Алинә Бәширова икенче урынга ия булдылар. Ә намаз номинациясендә Күкидән Гөлүсә Заһидуллина белән Айсылу Нәбиуллина җиңүче булдылар. Малайлар арасында намаз уку бәйгесендә Иске Арыштан Илсаф Гыйльметдинов белән Рәсим Кәримовка тиңнәр булмады. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Республика күләмендәге мондый бәйге якын көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк. Анда җиңүгә өметләре зур булган һәм һәркөнне зур активлык белән шөгыльләнгән Зилә Шәмсевәлиева, Алинә Бәширова, Ландыш Низамова, Зилә Фәсхетдинова, Илсаф Садыйков, Күгәрченнән Лилия Мөхәммәтҗанова катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев