Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Тормыш чәчкәләре бит алар

Махсус комиссия белән мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңа уку елына хәзерлеген тикшереп йөреш иде.

"Исәнмесез, исәнмесез!" Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасы каршындагы мәйданчыкта уйнап йөргән балалар әнә шулай дәррәү исәнләшеп каршыладылар безне. "Балалар тәрбияле икән",-дип куйды комиссия әгъзаларының берсе. Бермәл ник килгәнне дә онытып дигәндәй рәхәтләнеп уйнап йөрүче самими сабыйларны күзәттек. Берсеннән-берсе матурлар, сөйкемлеләр, миңа калса, бик бәхетлеләр дә. Нәкъ менә "Дуслык" балалар бакчасында тәрбияләнүләре белән бәхетлеләр алар. 60 урынга исәпләнгән бакча 75 сабыйны сыендырган. Фәридә Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге бу балалар бакчасы районда алдынгылардан санала. Менә бу яңа уку елына да яхшылап хәзерләнгәннәр, төзекләндерәсен төзекләндергәннәр, буйыйсын буяганнар, кухнялары да, балаларның йокы, уен бүлмәләре дә тәртиптә. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы да, "Роспотребнадзор" вәкиле дә бәйләнер җир тапмады. Бер сөенечләре дә бар икән, бинаны газ белән җылытуга күчергәннәр. "Йолдыз" хәйрия фонды 4700 сумлык уенчыклар алып биргән.
-Ремонтны нигездә, үз көчебез, үз хезмәтчәннәребез белән башкардык инде, кемнәрдәндер ярдәм көтәр заман түгел бит,-ди Фәридә ханым.-Коллективыбыз бик тату, тырыш бит безнең. Тәрбиячеләребез барысы да махсус һөнәри белемлеләр. Зөлфия Кәримова, Миләүшә Задина, Венера Мингарипова, Нурзидә Сәлимова, Лилия Шаһиева, Гөлшат Сибгатуллина һәм башкалар үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Балалар янәшәсендә башкача мөмкин дә түгел. Тормышыбыз чәчкәләре бит алар.
Тәрбиячеләр район һәм республика күләмендәге ярыш-конкурсларда даими катнашып киләләр. Мәсәлән, физик-тәрбия укытучысы Эльмира Минһаҗева Бөтендөнья җәйге универсиада-2013 кысаларында узган республика конкурсында катнашып сертификатка лаек булган, "Дуслык" тәрбиячеләре "Мәгърифәт" газетасы оештырган "Юллар имин булыр бергәләп" республика конкурсында беренче урынны яулаганнар.
Бакчаның яшелчә бакчасында кишер, суган, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Бу көндәлек менюны яшелчә белән баетырга, төрләндерергә мөмкинлек бирә. Ә берсеннән-берсе тәмле аш-суны тәҗрибәле пешекче Гүзәлия Шәйхиева хәзерли балаларга.
-30 ел больницада эшләгән идем, монда килгәнемә 6 ел. Балаларга ризык хәзерләү, аларның эчкерсез рәхмәтләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә,-ди ул.
"Дуслык"та балаларны мәктәпкә хәзерләүгә, әдәп-тәртипкә өйрәтүгә зур игътибар бирәләр. Бигрәк тә урамда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү күз уңында тотыла.
"Дуслык"ның исеме җисеменә туры килә инде. Балалар да, тәрбияче хезмәткәрләр дә дус-тату, куелган максатка ирешеп яшиләр биредә. Ә максатлары бер генә, һәр яктан камил шәхесләр тәрбияләү кебек олы эшкә оеткы салу инде.

Рәсемдә: тәрбияче Миләүшә Задина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев