Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Токарьлар, сатучылар... кирәк!

Татарстан республикасы хөкүмәт йортында республикабызда хезмәт базары вәзгыятенә багышланган видеконференция булды. Аны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәткә яраклы кешеләр саны 2020 елга кадәр кимиячәк икән әле. Бу исә төзелеш, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармакларында кадрлар кытлыгын тудырырга мөмкин....

Татарстан республикасы хөкүмәт йортында республикабызда хезмәт базары вәзгыятенә багышланган видеконференция булды. Аны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова алып барды.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәткә яраклы кешеләр саны 2020 елга кадәр кимиячәк икән әле. Бу исә төзелеш, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармакларында кадрлар кытлыгын тудырырга мөмкин. Моңа юл куймас өчен республиканы кадрлар белән тәэмин итү механизмы турында сөйләгәндә К.Таҗетдинова 4 ресурсны телгә алды. Беренчесе, һөнәри белем бирү системасы. Әмма мәктәпне тәмамлаучылар саны елдан-ел кими. Аларга да дөрес юнәлеш бирергә кирәк бит әле. Югыйсә хезмәт базарына кирәк булмаган һөнәр алып эшсезләр армиясен тагын да арттырачаклар яшьләребез. Икенче чыганак-теге яки бу сәбәпләр буенча эшсез калучылар. Аларны яңа һөнәрләр үзләштерүгә тартырга кирәк. Соңгы ресурс- күрше төбәкләрдән, чит илләрдән эшче көчләр җәлеп итү. 2012 елга Татарстанга чит илләрдән 26 мең кеше алырга квота билгеләнгән.
Видеоконференциядә приоритетлы һөнәрләр исемлеге дә аталды. Аңа 190 һөнәр кертелгән. Күпчелегенең эшче һөнәрләр булуын әйтеп торуның кирәге юк инде. Икътисадка токарьлар, слесарьлар, сатучылар, механизаторлар...таләп ителә. Кызганычка каршы, яшьләребезнең күпчелеге гуманитар белем алырга омтылалар. Ата-аналар да балаларын юрист, экономист, менеджер итеп күрәселәре килә. Ә нәтиҗәсе шул, хезмәт базары әлеге һөнәр ияләре белән шыплап тулды. Әйтик, гуманитар белем алучы яшьләрнең 70 проценттан артыгы үз һөнәре буенча эшләми. Алар яңа һөнәр үзләштерергә, сату-алу белән шөгыльләнергә мәҗбүрләр.
Видеоконференциядә күтәрелгән проблемалар безнең район өчен дә актуаль. Киләчәктә эшле, ашлы булыйм дисәләр яшьләргә хезмәт базарында конкурент булырлык һөнәрләр сайларга кирәк.

Фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X