Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Татарстанда 89 яшьлек карт өйләнгән

21-27 август көннәрендә Казанның ГХАТ бүлекләрендә 563 сабый (231 малай һәм 232 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 670 һәм 4900 грамм. Иң яшь анага - 17, иң олы яшьтәгесенә - 43 яшь.

Шул ук чорда шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 341 пар язылышкан. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә - 18 яшь, иң өлкән кияүгә 89 яшь булса, иң олы яшьтәге кәләшкә - 78 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе.


Шамил, Артем, Дмитрий, Кәрим, Милана, Даниил, Карина, Дарья, Сәмира исемнәре бу атнада әти-әниләр балаларына куйган иң күп исемнәр рәтендә йөри. Бу атнада туган нәни казанлыларга кушылган иң сирәк исемнәр - Мирон, Исмира, Линда, Серафима, Газиза, Станислава, Сөмбел.

(intertat.ru)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X