Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Сабантуйлар хәвефсез үтсен!

Сабантуйлар якынлаша. Бу ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ниндиләр соң алар? Бу хакта дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Андрей Мишин сөйли: -Кызганычка каршы, Сабантуй бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу очраклары аз түгел. Мәсәлән, 1998 елда Олы Елгада, 2002 елда Каз. Чаллыда,...

Сабантуйлар якынлаша. Бу ел буе көтеп алынган бәйрәм күңелле, хәвеф-хәтәрсез узсын дисәк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ниндиләр соң алар? Бу хакта дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Андрей Мишин сөйли:
-Кызганычка каршы, Сабантуй бәйрәмнәре вакытында янгын чыгу очраклары аз түгел. Мәсәлән, 1998 елда Олы Елгада, 2002 елда Каз. Чаллыда, 2005 елда Күгәрчендә янгыннар булды. Милли бәйрәмебезне бәла-каза күңелсезләндермәсен дисәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Алар әллә ни катлаулы да түгел. Сабантуй көнне бина һәм объектларны саклауны оештырырга, файдаланылмый торган электр җиһазларын өзеп куярга кирәк. Бәйрәмнәр алдыннан җаваплы кешеләр белән инструктаж үткәрү зарур. Һәр авыл җирлегендә янгын куркынычсызлыгы буенча су чыганакларының, янгын сүндерү техникасының әзерлеген, телефон элемтәсенең төзеклеген тикшерү сорала. Йорт, каралты-кура, башка биналар янәшәсендә учак ягуга, шашлык пешерүгә юл куймаска кирәк. Янгын сүндерү җиһазларын (огнетушитель, су сыешлыгы һәм башкалар) алдан хәстәрләү дә зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев