Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Оператив һәм нәтиҗәле

Узган елның көзендә Балык бистәсе муниципаль районында бердәм дежур-диспетчерлык службасы (ЕДДС) оештырылды. Ул район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасының район органы булып тора.

Район башкарма комитеты каршында оештырылган бу служба тәүлек әйләнәсендә эшли һәм райондагы дежур диспетчерлык службаларының (район газ-эксплуатацияләү службасы, район үзәк больницасы, район электр челтәрләре, торак-коммуналь хуҗалык һәм башкалар) нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә. Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда ул әлеге службаларның эшен берләштерә. (Шул ук вакытта 01, 02, 03, 04 телефоннары аша да гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр кабул ителә).
ЕДДС күпкырлы мәсьәләләрне хәл итә. Ул халыктан гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне ала. Аларны анализлый, мәгълүматларның дөреслеген бәяли, фаҗиганең масштабын билгели. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү юнәлешендә ашыгыч чаралар күрә. Барлык мәгълүматлар тиз арада гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисенә (район башкарма комитеты җитәкчесенә) җиткерелә.
-Район территориясендәге һәр торак пунктның куркынычсызлык паспорты эшләнде. Анда гадәттән тыш хәл булган очракта кулланырга яраклы барлык средстволар, ресурслар исәпкә алынган,-ди 128 номерлы янгын бүлеге начальнигы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район службасы җитәкчесе Валерий Ветелкин. -Картада социаль, промышленность һәм башка куркыныч объектлар билгеләнгән. Бердәм дежур-диспетчерлык службасы тәүлек әйләнәсендә юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар һәм башкалар турындагы хәбәрләрне кабул итә. Хәзерге көндә язгы ташуга каршы профилактик чаралар күрелә. Кыш көне салкыннар, бураннар, җәй көне урман, торф янгыннары игътибар үзәгендә тотыла.
Бер сүз белән әйткәндә, бердәм дежур-диспетчерлык службасы даими әзерлектә тора.

Рәсемдә: өлкән диспетчер Диләрә Гатиятова, ДДС-01 диспетчеры Эльмир Җәләлиев, ЕДДС диспетчеры Юлия Ветелкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев